Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • «МИНЕМ ТАТАРСТАН» - ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРӘ "Викимедиа РУ” коммерциячел булмаган партнерлык һәм татар теле викимедиачылар “Минем Татарстан” республикабызның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары турында Википедия мәкаләләрен булдыру һәм үстерүгә багышланган тематик марафон.
      142
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗ! ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган.
      162
      0
      0
    • ЮЛЛАРДА БОЗЛАВЫК ХАСИЛ БУЛЫРГА МӨМКИН Һава шартларының начараюы төнге сәгатьләрдә көтелә.
      170
      0
      0
    • ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ӨЧЕН ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯ ПРЕМИЯ! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
      206
      0
      0

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

    "Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм.

    Төп законыбызның нигезен тәшкил иткән, республикабызның күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырган нормаларның эчтәлегенә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә үзенчәлекле мәгънә төсмерләре өстәлә.

    Реклама

    Күп еллар дәвамында Конституция гражданнарның хокуклары сагында тора, социаль-икътисади казанышларның, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасы эшчәнлегенең ныклы нигезен тәшкил итә.

    Без федераль җитәкчелеккә, шәхсән илебез Президенты Владимир Путинга республиканың башлангычларына һәм проектларына даими ярдәм күрсәтүе өчен чиксез рәхмәтле. Татарстан бүген — икътисадта һәм социаль-мәдәни өлкәдә өметле зур планнары булган, киләчәккә йөз тотып, көчле үсеш кичерә торган төбәк. Республика Россия Федерациясенең дәүләтчелеген һәм куәтен ныгытуга әһәмиятле өлеш кертә.

    Татарстан Конституциясе иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үсешендә уңай роль уйный. Республикадагы иҗтимагый-социаль тотрыклылык нигезе милләтләрнең һәм социаль төркемнәрнең Төп законыбызда билгеләнгән үзара тигезлегенә корыла. Милләтләр һәм диннәр, гражданнар арасындагы татулыкны саклау турында туктаусыз кайгырту — барлык хакимият органнарының һәм җәмәгать берләшмәләренең көндәлек бурычы.

    Конституция нормаларыннан тайпылмыйча, республиканың хәзергесе һәм киләчәге өчен шәхсән җаваплылык тоеп, без алга таба да Татарстанның үсешен, алгарышын, кешеләрнең тормышын яхшыртуны тәэмин итәрбез дип ышанам.

    Сезгә, кадерле дуслар, хезмәтегездә уңышлар, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", диелә котлауда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ