Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • "ИДЕЛ" - ЭКСПЕРИМЕНТЛАР ӨЧЕН АЧЫК МӘЙДАН Киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылуның иң кызу чоры башланды. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә кергән татар журналлары 2021 елда укучылары өчен нинди кызыклы яңа проектлар тәкъдим итә?
      170
      0
      0
    • БҮГЕН ШУГАЛАК АЧЫЛА! Кремль яр буендагы шугалак инде бүген, 1 декабрьдә үк эшли башлый.
      233
      0
      0
    • ВИРТУАЛЬ СПЕКТАКЛЬГӘ БАРАБЫЗМЫ? 7 декабрьдә Камал театры Федор Достоевскийның күпләргә таныш булмаган әсәре буенча онлайн-спектакль тәкъдим итә.
      229
      0
      0
    • ТАБИБЛАРГА ӨСТӘМӘ 10 МИЛЛИАРД СУМ Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга түләү өчен өстәмә рәвештә тагын 10 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.
      242
      0
      0

    ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ ФӘН УКЫТУЧЫЛАРЫНА ИХТЫЯҖ ЗУР?

    Бүген мәгариф тармагында, шул исәптән авыл җирлегендә, иң күп вакансияләр математика, рус теле, физика, химия, биология предметлары, башлангыч сыйныф укытучыларына туры килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

    «Мәгариф һәм фән министрлыгы кадрларга ихтыяҗга анализ ясауга зур игътибар бирә. Елга ике тапкыр педагогларга ихтыяҗ буенча мониторинг уздырабыз», — диде министр.

    Ул Татарстанда һәр укытучы үз предметын бик яхшы белергә, һәм укучыны көндәшлеккә сәләтле итү өчен, кирәкле педагогик компетенцияләре булырга тиешлеген искәртте.

    «Вузларда педагогик кадрлар әзерләнә, республикада бу юнәлештә барлыгы 15 мең студент белем ала. КФУ, аның Алабуга институтына һәм Яр Чаллы педагогика университетына шушы контингент студентларының 90 проценты туры килә. Соңгы елларда педагогик белгечлекләрдә укучылар саны арта. Соңгы биш елда бюджет урыннар 29 процентка артты, көндезге бүлектә урыннар — 18 процентка, читтән торып уку бүлегендә 41 процентка артты», — диде Илсур Һадиуллин.

    Ул 2021-2021 уку елында алты һөнәри белем бирү йортында ун белгечлек буенча 5525 кеше белем алганын әйтте. Аларның 85 проценты эшкә урнаша.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН