Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРСТАНДА КӨН САЕН ЯКЫНЧА 200 УКУЧЫНЫ КИРЕ ӨЕНӘ КАЙТАРАЛАР...

Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган уртача 200 дән артык бала мәктәптә дәресләргә кертелми.

Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган уртача 200 дән артык бала мәктәптә дәресләргә кертелми. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Дәүләт Советы утырышындагы докладында әйтте.

«Көн саен уртача 200 дән артык бала фильтрларда кире борыла. 1 сентябрьдән бирле температуралы һәм ОРВИ симптомнары булган 3481 бала дәресләргә кертелмәгән. Бу балалар коллективларына инфекция үтеп керүгә киртә куйган», — диде ул.

Марина Патяшина әйтүенчә, белем бирү учреждениеләрендә Роспотребнадзор таләпләре бозылу очраклары ачыкланмаган. Мәктәпләрдә профилактика чаралары үтәлеше катгый контрольдә тотыла.

Роспотребнадзор җитәкчесе уку елы башланганчы мәктәпләрне коронавирус шартларында эшләүгә әзерлек алып барылганын искәртте. 

«Уку елы башланырга өлгермәде, Россиянең берничә субъектында мәктәп хезмәткәрләре арасында Covid-19 белән күпләп авыру очраклары теркәлә. Педсовет һәм киңәшмәләр уздырганда, битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлмәү моңа сәбәп булган», — диде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X