Логотип Идель
Эксклюзив

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 3720гә җитте

ТР да теркәлгән COVID-19 очракларының гомуми саны 3720гә җитте, ә терелүчеләр саны - 3586.

     Узган тәүлектә Татарстанда тагын 55 коронавирус очрагын таптылар. Алар арасында 23 кеше сәламәтләнгән.

    Авыру республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында да ачыкланган. Казанда - иң күп очрак, ягъни 42 кеше авырса, өч очрак Яр Чаллыда һәм Биектау районында, икесе Лаеш районында табылган. Бер очрак буенча Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Балык Бистәсе районнарында ачыкланган. Яшь төркемнәре буенча: 18 дән 30 га кадәр - тугыз, 30 дан 50 гә кадәр - 19, 50 дән 60 - сигез, 60 тан 70 кә кадәр - 12, 70 тән 80 гә кадәр - ике кеше авырый.

    ТР да теркәлгән COVID-19 очракларының гомуми саны 3720гә җитте, ә терелүчеләр саны - 3586.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев