Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРСТАНДА САЛКЫН БУЛАЧАК

29 октябрьдә, пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -7 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстанда октябрьнең ахыргы көннәре җылы булачак, дип иртә сөенгәнбез.

29 октябрьдә, пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -7 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Көн дәвамында алмашынучан болытлы һава көтелә, ә явым-төшем көтелми.Төнлә температура 4-6 градуска кадәр, ә төньяк-көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 5-7 градуска кадәр җылытачак.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һәм явым-төшемсез булачак. Төнлә шәһәрдә 2-4 градуска кадәр, көндез 3-5 градуска кадәр салкын булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев