Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Юлларда бозлавык булырга мөмкин
23 февральдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә төньяктан көчле җил исәчәк.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Шул вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-16 метрдан артмаячак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Һава торышына килгәндә, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда -39 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.
«Төнлә һәм иртән һава температурасы -28…-33 градус, аязганда -34…-39 градус. Көндез һава температурасы -22…-27 градус», — диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.
Шулай ук алмашынучан-болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип яза Татар-информ.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев