Татарстанда яшьләр өчен ышаныч телефоны эшли башлады
Былтыр ел дәвамында психология үзәкләре 32 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткән булса, быел аларның саны 9 ай эчендә 30 меңнән артып киткән.
Соңгы вакытта яшьләрдә һәм гомумән җәмгыятьтә төшенкелеккә бирелү, борчылу дәрәҗәсе артты, ди белгечләр. Мондый чакта үзеңә һәм якыннарыңа игътибарлы булу аеруча мөһим. Республикабызда психологик ярдәм күрсәтә торган үзәкләр шактый. Шуларның берсе – “Доверие” үзәге.
Үзәк 14-35 яшь аралыгындагы яшьләргә бушлай психологик ярдәм күрсәтә. Иң күп мөрәҗәгатьләр ата-ана һәм бала (бигрәк тә яшүсмерләр) арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле. Төшенкелеккә бирелү һәм борчылу дәрәҗәсе арту сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Бирегә коллективта туа торган проблемаларга юлыгучылар да килә. Тормыш мәгънәсе мәсьәләсендә ярдәм эзләп килүчеләр дә бар. Соңгы арада мобилизациягә бәйле мөрәҗәгатьләр саны арткан. Мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаилә әгъзалары өчен дә бушлай психологик ярдәм каралган.
- Былтыр ел дәвамында үзәкләр 32 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткән булса, быел аларның саны 9 ай эчендә 30 меңнән артып китте. Бу, бердән, ышаныч телефоннарының популяр булуы белән бәйле – алар турында мәгълүмат яхшы таратыла. Балалар өчен каралган ышаныч телефонын ата-аналар да, яшүсмерләр дә куллана. Мөрәҗәгатьләр характеры соңгы 2-3 елда үзгәреш кичерә. Бу пандемиягә дә, геополитика мәсьәләләренә дә бәйле. Соңгы арада, ни кызганыч, халыкта борчылу дәрәҗәсе артты. Психология үзәкләре бу мәсьәләне көйләүдә әһәмиятле механизм булып тора, – дип белгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Татарстанда 15 офлайн үзәк эшли, алар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Лениногорск шәһәрләрендә урнашкан. Офлайн үзәкләрдән тыш, балалар өчен ышаныч телефоннары да гамәлдә. 10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көнендә Татарстанда яшьләр өчен аерым ышаныч телефоны эшли башлады – 8(800)-555-22-20. Профессиональ психологлар офлайн консультацияләр уздырырга да, ышаныч телефонына килгән мөрәҗәгатьләрне кабул итәргә дә һәрвакыт әзер, ди “Доверие” хезмәткәрләре.
Фото: Салават Камалетдинов, Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев