Татарстанда үз-үзенә кул салучылар саны арта
Россия күләмендә республикабыз бу күрсәткеч буенча шактый түбән баскычларның берсендә исәпләнә үзе. Төбәктәге социаль-икьтисади вәзгыятьнең шактый тотрыклы һәм диннең көчле булуы үз теләге белән тормыштан ваз кичүчеләр санын киметә, ди психиатрлар.
Татарстанда үз-үзенә кул салучылар арта. Россия күләмендә республикабыз бу күрсәткеч буенча шактый түбән баскычларның берсендә исәпләнә үзе. Төбәктәге социаль-икьтисади вәзгыятьнең шактый тотрыклы һәм диннең көчле булуы үз теләге белән тормыштан ваз кичүчеләр санын киметә, ди психиатрлар. Әмма табиблар сүзләренчә, күзәтелгән тенденция барыбер борчу уята.
Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психиатры Раил Гарипов сүзләренчә, 2021 нче елда Татарстанда 935 кеше үз-үзенә кул салу омтылышын ясаган, аларның 78е – балалар. Соңгы тугыз айда мондый 921 кеше теркәлгән. Шуларның 72се – балигъ булмаган балалар. Агымдагы ел ахырына кадәр әле өч ай булуын исәпкә алсак, үз гомере белән хушлашырга теләүчеләр саны күбрәк булыр дип уйланыла.
- Үз-үзенә кул салучылар арту ул бездә генә түгел, бу дөньякүләм тенденция. Һәм бу тенденция алга таба да үсеш кенә алачак. Тормыш катлаулана бара, стресслар арта, тулы булмаган гаиләләрдә үсүчеләр ишәя. Болар барысы да кешеләрнең психо-эмоциональ халәте начарлануга сәбәп булып тора, - дип сөйләде Раил Гарипов.
Яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салуның иң еш сәбәбе булып әти-әни белән катлаулы мөнәсәбәтләр, мәктәптә яшьтәшләр белән уртак тел таба алмау, буллинг, уку буенча борчулар тора. Олылар исә бу рәвешле эштәге проблемалар, гаиләдәге аңлашылмаучанлык, финанс авырлыклардан качарга омтыла.
Табиблар сүзләренчә, кеше мие шулай җайланган ки, ул яхшыга караганда, негативны күбрәк аерып чыгара. Телевидение, интернеттагы начар хәбәрләр дә кеше халәтенә зыян салырга мөмкин. Шуңа борчу, шомлану сизәсез икән, хәбәрләр карамаска, укымаска киңәш ителә. Әти-әниләргә исә балаларының үз-үзен тотышына игътибарлы булырга кирәк. Үсмернең кәефе начар булуын, берни эшләргә теләмәвен ялкаулыкка гына сылтамыйча, аның белән сөйләшергә, уртак тел табарга тырышыгыз, ди психиатрлар.
Белгечләр ярдәме кирәк булган очракта “Сердәш 129” психологик ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 279-55-80
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев