Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРСТАНЛЫЛАР НИНДИ МАШИНА САТЫП АЛА?

Татарстанда тотылган автомобильләрне сату, II квартал нәтиҗәләре буенча, 2021 елның I кварталы белән чагыштырганда, 31 процентка арткан.

Татарстанда тотылган автомобильләрне сату, II квартал нәтиҗәләре буенча, 2021 елның I кварталы белән чагыштырганда, 31 процентка арткан. Төбәктә тотылган автомобильләрнең уртача бәясе 377 мең сум тәшкил иткән - алдагы кварталга караганда бу 7,7 процентка күбрәк. Мондый тикшеренүләрне "Avito Авто" экспертлары үткәргән.

2021 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда икенчел автобазарда иң сатылучы брендларны ВАЗ (LADA) җитәкли (уртача бәясе 160 мең сум). Икенче урында KIA (төбәктә уртача бәя - 684 мең сум), ә өченчесендә - Hyundai (620 мең) тора. Дүртенче урын Chevrolet - 320 мең сум, ә бишенче урын - Volkswagen - 698 мең сум.

Тотылган автомобильләрнең иң кыйммәтлесе Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә  - уртача 525 мең сум, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә - 470 мең сум, шулай ук Новосибирск өлкәсендә - 420 мең сум.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев