Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРСТАННЫҢ 28 РАЙОНЫНДА САНИТАРИЯ-ГИГИЕНА ҺӘМ ЭКОЛОГИЯГӘ БӘЙЛЕ ВӘЗГЫЯТЬ СИЗЕЛЕРЛЕК ЯХШЫРГАН

Бу хакта матбугат конференциясендә экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде.

Бу хакта матбугат конференциясендә экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде.

«Республика торак пунктларында канализация системаларын яңарту программасы 12 чистарту корылмасын, 27 насос станциясен һәм 40 чакрымнан артыграк озынлыктагы канализация челтәрен капиталь төзекләндерү мөмкинлеге бирде. Шуның нәтиҗәсендә 28 районда экологик вазгыять яхшырды», – дип искәртте министр.

Александр Шадриков сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 181 чистарту корылмасы эшли.

Шуның 21е – халыкка, 45е – предприятиеләргә, ә 115е – бер үк вакытта халыкка да, предприятиеләргә дә хезмәт күрсәтә.

“Халыкның һәм предприятиеләребезнең экологик вәзгыятькә битараф булмаулары, аларның чиста һава суларга һәм чиста су эчәргә теләве турында сөйли. Бу барыбыз өчен дә бик мөһим.

2019 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт бюджетыннан экологик чараларга 9 млрд.сумнан артык акча бүленеп бирелде. Бу бик зур сумма, ул безнең предприятиеләрнең экологиягә йөз тотуын күрсәтә", - диде министр.

Шулай ук Шадриков республикада экологик чараларга 1,2 млн граждан чыга, бу гражданнарның экологиягә җитди мөнәсәбәте турында сөйли, дип белдерде.

Искәрмә: 2014 елдан бирле Татарстанда канализация системаларын яңарту программасы тормышка ашырыла. Аңа 1 миллиард 200 миллион сумнан артыграк акча тотылган, шул исәптән быел – 167 миллион сум.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев