-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь!
6 март көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Син бит минем бергенәм” бенефис-спектаклен тәгъдим итте. Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган артисты – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
Җырларда “Гомерләр үтә икән ул” дип юкка гына җырламыйлар. Гүзәл Гарәпшина сүзләре буенча, аңа үткән гомере сизелмичә, бер көнлек төш булып кына тоела. Әле кайчан гына яп-яшь килеш театр ишекләрен ачып кергән кыз, инде өлкән яшьтәге хатын-кызлар рольләрен башкара:
"Судай сизелмичә аккан гомер", - дип искә ала яшь чагын артистка.
Тик гомер бит юкка түгел, ә яраткан тамашачысына берсеннән-берсе җанлырак образлар иҗат итүгә багышлана. Театрда эшләүнең беренче көннәреннән үк кыз үзен талантлы, көчле актриса буларак таныта. Биредә 30 елдан артык хезмәт итеп, ул репертуарга алынган татар, рус һәм дөнья классикасы буенча куелган спектакльләрдә дистәдән артык төрле пландагы рольләр башкара. Гүзәл Гарәпшина гаҗәеп табигый талантка ия актриса. Аның иҗат биографиясен бизәүче Зөбәрҗәт (Д.Салихов “Танышулар-кавышулар”), хезмәтче (Ф.Г.Лорка “Бернарда Альба йорты”), Миңлекәй (М.Кәрим “Айгөл иле”), Бибиҗамал (Х.Вахит “Кияүләр”), Маһруза (Х.Ибраһимов “Төн яна учакта”), Фәрхи (К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”), Җиһан (К.Тинчурин “Назлы кияү”), Аптекачы (Э.М.Ремарк “Без барыбыз да кешеләр”), Халидә (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин “Эх, алмагачлары!”) һәм тамашачылар күңеленә хуш килгән башка спектакльләр моның ачык мисалы булып тора. Аның сәхнәдә тудырган һәрбер образы ышандырырлык итеп уйный алуы, эчкерсезлеге, психологик яктан дөрес ачып бирелүе белән истә кала.
Юбилей кичәсендә артистның дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре котларга җыелган иде.
Беренчеләрдән булып сәхнәгә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры урын басары Фәтхуллина Эльмира Вадим кызын чакырдылар. Чиратта Актаныш якташлар җәмгыяте исеменнән Татарстанның халык артисты Азат Хөсәенов Тимершәех улы тәбрикләде.
Аннан котлауларны дәвам итеп, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Рәсәйнең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировка сүз бирелде. Бер-бер артлы котларга килгән һәр кеше Гүзәл апаны матур тәбрикләү сүзләренә һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде.
Юбилее уңаеннан И. Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Син бит минем бергенәм” бенефис-спектакленә килсәк, Әкълимә ролен юбиляр үзе башкарды. Тамашачыны, океандагы дулкыннардай, хисләрнең әле берсенә, әле икенчесенә алып ташлаган спектакль, чыннан да, беркемне дә битараф калдырмады. Ике сәгать эчендә тамашачыга заман фаҗигасенең ачысын-төчесен бер бөтен итеп тасвирлап биргән, ышандырган актерларның осталыклары вә талантлары күңелләрдә соклану уятты.
фотолар: Театрның ВК рәсми төркеменнән
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз