Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРСТАННЫ ТЕТРӘНДЕРГӘН ФАҖИГА: ИР-АТ СӨЙГӘНЕН ПЫЧАК КАДАП ҮТЕРГӘН

Ир элекке сөйгәненең эченә берничә тапкыр пычак белән кадый. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын вафат була.

Актаныш районы Пучы авылында гомер кичергән 1971 елгы хатын-кызның гомере фаҗигале төстә өзелә. 49 яшьлек Гүзәл Закированы очрашып йөргән 55 яшьлек сөйгәне үтерә.

Минзәлә шәһәрендә яшәүче (тумышы белән Пучы авылыннан) 1965 елгы ир-ат Пучы авылында яшәүче 1971 елгы хатын-кыз өенә килә. Алар арасында тавыш чыга. Ир элекке сөйгәненең эченә берничә тапкыр пычак белән кадый. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын вафат була.

Эзләү барышында җинаять кылуда шикләнелүче тоткарлана.
РФ Җинаять Кодексының "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен таныган. Якын арада аңа чикләү чарасы сайланачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев