Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРСТАННЫҢ ЙӨЗ ЕЛЛЫГЫНА ЙӨЗ ШӘХЕС ТУРЫНДА ЯҢА БАСМА ӘЗЕРЛӘНӘ

Китап 100 сәяси сәяси эшлекле шәхесләргә багышлана. Йөз еллык Татарстан тарихында йөз шәхеснең фәнни, биографик очерклар җыентыгы буларак дөнья күрәчәк.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан дүртенче басмасын әзерли. Китап 100 сәяси сәяси эшлекле шәхесләргә багышлана. Йөз еллык Татарстан тарихында йөз шәхеснең фәнни, биографик очерклар җыентыгы буларак дөнья күрәчәк.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев белдергәнчә, хезмәтне төзүчеләргә шактый катлаулы бурыч йөкләнгән.

Җыентыкка кемнәрне керергә лаеклы? Әлеге җәһәттән бәхәсләр дә булган, төрле ооешмалар белән киңәшләшүләр дә оештырылган.

“Алдан ук беләм, безгә тәнкыйть сүзләре ишетергә туры киләчәк. Ләкин без мөмкин кадәр объектив булырга тырыштык. Үзебезнең критерийларга таянып эшләдек”, - ди галим И.Гыйләҗев.

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев