«ТАТМЕДИА» берләшмәләрендә язылучыларның гомуми саны 2,2 миллион кешегә җитә.
2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы медиакартасында беренче тапкыр «ТАТМЕДИА» ААҖ барлыкка килде һәм Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чаралары өчен яңа, куәтле үсеш векторы билгеләнде
2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы медиакартасында беренче тапкыр «ТАТМЕДИА» ААҖ барлыкка килде һәм Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чаралары өчен яңа, куәтле үсеш векторы билгеләнде, дип белдерде «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
«Бер яктан без – яшь компания, ә икенче яктан безнең артта зур тарих тора. Шушы елларда безнең һәркайсыбыз медиатармак үсешенә үз өлешен кертеп килә. Без һәрвакыт нәрсә кызыклы булачагы турында уйлыйбыз, яңа форматлар эзлибез һәм табабыз, Татарстан халкына мөһим вакыйгалар хакында сөйлибез. Технологияләр белән бергә безнең гаммәви мәгълүмат чаралары да үзгәреш кичерә. „ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте профессиональ һәм оешкан команда ярдәмендә һәрвакытта да заман белән бергә атлар дип ышанам. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, кызыклы бурычлар һәм дус-тату коллективта уңышлы эшләвегезне теләп калам. Барлык уй-ниятләребез дә чынга ашсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!» - диде Шамил Садыйков.
2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән «ТАТМЕДИА» ААҖ оеша.
Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» 1700дән артык хезмәткәрне, 70 филиалны, 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 14 журналны, 17 телеканалны, 10 радиоканалны, 80 интернет-сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар нәшер итә.
Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА» - Россиянең иң зур төбәк медиакомпанияләреннән берсе. «ТАТМЕДИА» редакцияләре көн саен 3 мең уникаль яңалык, 5 мең пост әзерли.
«ТАТМЕДИА» берләшмәләрендә язылучыларның гомуми саны 2,2 миллион кешегә җитә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев