Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!

    Түбән Кама урманында пакетка салынган кеше башы тапканнар

    Түбән Камада бүген иртән урманда пакетка салынган кеше башы табылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләгән.

    «Урында тикшерүче-криминалистлар эшли. Әлеге вакытта бу урынны тикшерү эшләре бара. Якынча версия буенча, табылдык ир-ат башы», — дип сөйләгән Газизова.

    Реклама

    Моңа кадәр, 18 мартта хәбәр ителгәнчә, Чаллыда чүп-чарны сортларга аралый торган предприятиедә кеше аягы табылуы билгеле булган иде. Аяк капчыкка салынган. Экспертларның якынча мәгълүматы буенча, бу кеше аягы табылырга ике көн алдан үлгән.

    Әлеге фактлардан соң «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Экспертизалар билгеләнгән, тикшерү бара, дип яза Интертат

    Фото: https://pixabay.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете