Логотип Идель
Эксклюзив

"ТЕАТР ЖУРНАЛИСТАРЫ" КЛУБЫНДА НИЯЗ ИГЪЛАМОВ БЕЛӘН ОЧРАШТЫК

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры башлап җибәргән "Театр журналистлар клубы"на йөрүебезне дәвам итәбез.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры башлап җибәргән "Театр журналистлар клубы"на йөрүебезне дәвам итәбез.

30 мартта "Театр журналистлары клубы"ның икенче очрашуы үтте. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов журналистларга “Театр һәм журналистика” дигән темага лекция укыды. Ул университет еллары, әтисенең авыруы сәбәпле читтән торып укуы, экзаменнар бирүе турында да искә алды.

Лекциядә театр белән журналистиканың төп кисешкән ноктасы турында сүз барды. Кунак яшь "тәнкыйтьчеләргә" спектакль карарга кереп утыруга, игътибарны кая юнәлтергә, спектакль барышында, мәкаләне язу, тәмамлау алдыннан нәрсә турында уйларга һәм нинди өлешләренә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге буенча киңәшләрен бирде. 

Нияз Игъламовның һәр укучының соравына тулы итеп җавап бирергә тырышуы, һәр әйткән сүзен тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләп баруы аеруча да сокландырды. Ахырдан истәлеккә фотога да төшергә өлгердек. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев