-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре
Адәм баласына тешләр гомергә ике мәртәбә генә бирелә: нәни чакта «сөт тешләре», 6 яшьтән төп тешләр. Аларның зур байлык икәнен истән чыгармаска (теш дәвалап яки куйдырып йөргәннәр моны бик яхшы аңлый торгандыр), шуңа аларны саклый белергә кирәк. Булган тешләреңне өй шартларында да җиренә җиткереп тәрбияләргә мөмкин. Һәркөн, иртән торгач, тешләрне әйбәтләп чистарту мәслихәт, ашаганнан соң да авызны яхшылап чайкатып алырга кирәк. Азык калдыклары тештә калырга тиеш түгел. Казналарны даими дәвалап тору да мөһим. Теш җепләре куллануны да гадәткә кертеп җибәрегез. Алты айга бер тапкыр профессиональ гигиена узарга онытмагыз. Даими татлы-төче ризыклар ашау да тешкә зыян сала, чөнки нәкъ менә алар бактерия үрчү өчен җирлек ясый. Теш – организмның көзгесе, шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү мөһим. Тәмәке тарту тешкә бик зур зыян сала. Тешләрнең тазалыгы нәселдән дә килә, начаррак мираска ия булсаң, күбрәк көч куярга кирәк, дигән сүз. Махсус авыз чайкый торган сыекчалар куллану да файда бирәчәк. Казналарга массаж ясау да аларны ныгыта.
Безнең төбәктә суда төрле минераллар бар, шунысы куанычлы: бездә фтор оптималь дәрәҗәдә. Ә менә Саранск якларында фторның күрсәткечләре зур, шуңа күрә анда яшәүчеләр флюороздан интегә. Безнең төбәктә яшәүчеләрдә ул чир бик сирәк очрый.
Дәвамы: ҖЫРЛЫЙ-ҖЫРЛЫЙ ТЕШ ДӘВАЛЫЙ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз