Логотип Идель
Эксклюзив

Тинчурин театры 87 сезонның соңгы премьерасын тәкъдим итте

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль тәкъдим итте.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль тәкъдим итте. Спектакль шагыйрьнең югалту, авырту, мәхәббәт, зирәклек, хыяллар һәм авырулар аша сәяхәте турында сөйли.

«Галәм. Әгъләм» — бер пәрдәлек шигъри-музыкаль спектакль. Режиссер, әдәби мөхәррир һәм музыкаль бизәлеш — Туфан Имаметдинов. Хореограф — Марсель Нуриев. Рәссам — Лилия Имаметдинова. Яшь чикләве – 12+.

Спектакльне карарга ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Мөдәррис Әгъләм белән бер чорда иҗат иткән халык язучылары Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Рабит Батулла һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Мансур Гыйләҗев килгән иде.

«Безнең спектакльдә музыка, шигырьләр, биюләр, ут, костюмнар барысы да үз урынында һәм алар бер-берсен тулыландырып тора. Менә, мәсәлән, күлмәкләр Мөдәррис абый яшәгән еллардагы мода буенча тегелгән. Чөнки безнең өчен тамашаны шул чорга алып кайту бик мөһим иде, дип фикенен белдерде спектакльнең режиссеры һәм әдәби мөхәррире Туфан Имаметдинов.

“Галәм. Әгъләм” спектакле көткән өметләрне аклады. Спектакльдә күзләргә яшьләр килерлек урыннар шактый иде. Ул безнең өчен Мөдәррис Әгъләм иҗатын яңадан ачты. Аның шигырьләренә икенче күзлектән карарга мәҗбүр итте. Аның тормышы драматик борылышлар һәм мәзәк хәлләргә бай моңсу комедияне хәтерләтә. Ул фәлсәфәче, гыйсъянчы, Нәни Гигант, маргинал, Шүрәле, Әкә, табигать баласы атамалары белән яшәгән атаклы шәхес. Моңа  спектакль барышында  сүз, хәрәкәт һәм яктылык аша тагын бер тапкыр инандык.

«Галәм. Әгъләм» шигъри-музыкаль спектакле 87 сезонның соңгы премьерасы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев