Логотип Идель
Эксклюзив

Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый

Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер  “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

Бүген “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакль премьерасына багышланган матбугат очрашуы булды. Кәрим Тинчурин театрында 26-27 гыйнварда “Идегәй” дастаны күрсәтеләчәк. 

Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер  “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

“Идегәй” дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Бу Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак”, - дип белдерде Туфан Имаметдинов.

Спектакль Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. 

"Идегәй" спектакле безнең өчен зур вакыйга. Ул безнең тарихыбыз, безнең җәүһәребез. Яшь буынга сәхнә теле аша дастаннарыбызны җиткерү бик кирәкле эш. Президентыбыз, Хөкүмәтебез ярдәме белән бу спектакль дөнья күрә", - дип фикерен җиткерде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

«Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.

«Идегәй» – бик актуаль әсәр. Ул төрле катлам тамашачыга да кызыклы булачак», – дип нәтиҗә ясады театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә. 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X