Логотип Идель
Эксклюзив

Тинчурин театры яңа 88 нче сезонын башлап җибәрде!

15 нче сентябрь көнне бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры «Полиционер» спектакле белән 88 нче яңа сезонын ачты!

15 нче сентябрь көнне бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры «Полиционер» спектакле белән 88 нче яңа сезонын ачты!

Ачылыш тантанасында театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов килгән кунакларны сезон ачылышы белән котладылар һәм уңышлар теләделәр. Күренекле язучы Рабит Батулла исә әлеге истәлекле көндә Кәрим Тинчурин белән бәйле кыйммәтле документларны театр музеена тапшырды.

«Полиционер» спектакленең премьерасы 2020 нче елның көзендә булган иде. Комедияның авторы – Илгиз Зәйниев, режиссёры – Туфан Имаметдинов.
Кыскача эчтәлегенә килгәндә: спектакльдәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара. (2011- 2012 нче еллар) “Исеме җисеменә туры килгән” Идеал исемле миллиционер, переаттестация үтеп, полиция хезмәтәре булу хыялы белән янып йөри. Ул хокук саклау органнарында озын-озак еллар эшләсә дә, отделда иң начар күрсәткечле участок милиционеры санала. Аның бер протоколы, ачылган җинаяте һәм судка барып җиткән эше юк. Ә озакламый переаттестация! Әгәр дә тиз арада күрсәткечләрен яхшыртмаса, Идеалның бар хыялы челпәрәмә киләчәк… Әмма җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль комедиядә төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм әти-әнисе ярдәмгә килә.

Миңа калса, сезон ачылышына спектакль бик уңышлы сайланган! Күңелне төтрәндерә яки артык хисләргә бирелеп китә торган түгел! Киресенчә, халыкның психологиясен тоеп, безнең тормышны, чынбарлыкны чагылдырган спектакль. Халыкчан диеп тә өстәр идем. Елмаеп, көлеп карый торган сәнгать әсәре. Утырган җирдән үз авылың кешеләре артыннан күзәткән кебек. Кайчакта “Абау, бу фәлән апайга охшаган”, “Монысы нәкъ безнең кибетче Сания апа инде!” дип карап утырасың. Аңа да карамастан, җиңел генә комедия дип тә әйтмәс идем. Чынлыкта, бик тирән, уйландыра торган. Хокук саклау органнарының бөтен кимчелекләре, “сәхнә арты”, бар булган чынбарлык сәхнәләштерелә.

Спектакльнең тагы бер фишкасы – ул оркестрның катнашуы. Алар һәр детальне җанландыра, тиешле урында барабан, саксофон ярдәмендә бик еш геройларның күңел халәтен тоемларга булыша. Дирижер Ильяс Камал да сәхнәдә милиция киеменнән үзенә күрә бер тулы картина тудыра.

Спектакль искиткеч тәмамлана. Гади халыкка – чын срок, ә түрәләргә - шартлы! Нәкъ тормыштагыча! Халыкның моңа артык исе китмәде дә бугай. Көлеп кенә куючылар булды.

Бу дөньядагы күп кенә проблемаларны һәм кимчелекләрне үз эченә калган спектакль күпләрнең күңеленә хуш килде. Соңыннан басып алкышлаулар моңа дәлил булып тора!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев