Логотип Идель
Эксклюзив

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯҢАЧА ФОРМАТТА СПЕКТАКЛЬ ЧЫГАРА

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыга 2 декабрь көнне «Ядәч! Исемдә!» дип исемләнгән музыкаль трагикомедиясен тәкъдим итәчәк.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыга 2 декабрь көнне «Ядәч! Исемдә!» дип исемләнгән музыкаль трагикомедиясен тәкъдим итәчәк.

«Спектакль 20 елдан соң Казанга кайткан кешенең шәһәрне ничек күрүе турында. Ул минем генә Казанга кайтуым түгел. Ул 80-90 еллардагы Казанга кайту.  Спектакль барышында гаиләдәге вазгыять аша, глобаль хәлләрне күрсәтергә тырышабыз. Спектакльдәге хәлләрнең 70 проценты реаль, ә 30 проценты фантазия, андагы кешеләр дә реаль бары тик исемнәрен генә үзгәрттем», — дип сөйләде спектакль режиссеры Сәрдәр Таһировский. Ул тумышы белән Казанныкы, ләкин егерме елдан артык Венгриядә яшәгән.

Әсәр берничә автор тарафыннан иҗат ителгән. Алар: Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина. Алай гына да түгел, алар сәхнәгә чыга торган әсәрне онлайн рәвештә язалар икән. Язалар, чөнки премьерага 2 атна вакыт калса да, ул әле тулысынча өлгереп бетмәгән.

«Бу бик кызык проект, авторлар әзер драматургия белән эшләми. Без берничә драматургны чакырдык, алар бу әсәрне репетицияләрдә тудыра. Төп драматург — Сәрдәр үзе, әлбәттә», — ди театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

Спектакльдәге төп роль — Сәрдәрне Фәрхәт Мөхәммәтҗанов уйный. Ул күптән түгел генә театрга урнашканын әйтте. Аның өчен бу роль театр сәхнәсендә дебют.

“Сәрдәр безнең белән сөйләшеп, команда җыйды. Биш-алты көннән соң миңа син Сәрдәр буласың, диде. Бөтенесе дә мине аңа охшата. Бик кызыклы, андый режиссер белән эшләгәнем юк иде әле. Ул болытларда оча торган режиссер. Аны аңлар өчен аның болытларына җитәргә кирәк”, - ди Фәрхәт.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев