Логотип Идель
Эксклюзив

ТИНЧУРИННАР АЧЫК ҺАВАДА ИКЕНЧЕ СПЕКТАКЛЕН КУЙДЫ. БУ ЮЛЫ ЯҢГЫРДАН СОҢ…

Урамда коеп-коеп яңгыр ява, ара-тирә боз кисәкләре дә төшкәли. Ә минем үз кайгым – Тинчурин театрында ачык һавада уйналачак “Туй алдыннан” спектакле булыр микән, юк микән дип уйланып йөрим...

Урамда коеп-коеп яңгыр ява, ара-тирә боз кисәкләре дә төшкәли. Ә минем үз кайгым – Тинчурин театрында ачык һавада уйналачак “Туй алдыннан” спектакле булыр микән, юк микән дип уйланып йөрим...

Без килгәндә тамашачылар өчен әзерләнгән өстәл-урындыклар ышыкка кертеп куелган иде, сәхнә тирәсендә дә, кырыенда да, яңгыр явуга карамастан, артистлар, оештыручылар, җитәкчелек йөреп тора. Сәгать телләре җидене узып китә башлады…

Спектакль була!

Театр хезмәткәрләре ышандырганча, яңгыр бераздан туктады, өстәл-урындыклар ачык сәхнә тирәсенә тезелә башлады. Урындыклар асфальтта язылган саннар өстенә “барып басты”, шулай һәркем үзенең рәтен дә, урынын да табып, тамаша кылырга утырышты. Дөресен әйтәм, артистлар өчен бик борчылдым: куя алырлармы, урамда булгач бит әле транспорт тавышы да керә, машинадагы музыкалар да ишетелгәли, аннары кеше дә гадәттәгедән азрак, чөнки тамашачы санын 50 кешедән арттырырга ярамый… Әмма куркуым спектакль барышында таралып бетте – булдырдылар артистлар!

Спектакль

Спектакль Рафаэль белән Әдиләнең туе алдыннан кияүнең җан дусты – Маратның төрмәдән кайтуы белән башланып китә. Марат белән Әдиләнең элек бер-берсен яратышып йөрүләре билгеле була, ике җан дусның да үткәннәре бик чуалганы ачыклана… Кыскасы, интрига, берникадәр дәрәҗәдә детектив, хисләр һәм мөнәсәбәтләрне ачыклау белән үрелеп бара сюжет. Жанры ягыннан моңсу комедия дип билгеләнгән пьесаның көләр урыны да, елар җирләре дә, чыннан да, бар иде. Куелыштагы биюләрне дә зал бик җылы кабул итте. Сәхнәдәге өй күренеше алышынмады, спектакль дә антрактсыз барды.

Артистлар фикере

Спектакльдән соң артистларның да фикерен беләсе килеп калды: ачык сәхнәдә уйнау театр эчендә уйнаудан нык аерыламы икән?

Гөлназ Нәүмәтова:
- Һавада уйнау белән үзебезнең газиз сәхнәдә уйнау аерыладыр. Үзебезнең сәхнәгә без ияләшкән, күз йомып чыксак та, аның һәр җирен, һәр тактасын беләбез. Яңа сәхнә үзгәчә, вакытлыча корылган, ияләшеп тә бетә алмаганбыздыр әлегә. Шуңа да карамастан, биш айдан соң сәхнәгә чыгу беренче тапкыр сәхнәгә чыгуга тиң булгандыр, премьера уйнаган кебек булды кичә. Сәхнә дә, тамашачыбыз да бик сагындырган… Сәхнә артында нык дулкынлансам да, тамашачы каршына чыгу белән барысы да онытылды. Барыбыз да бик нык сагынганбыз, бөтен артист шулай ди. Театр сәхнәсендә дә уйнарга насыйп булсын: барыбер үзебезнеке үзебезнеке инде ул.

Рөстәм Гайзуллин: 
- Әлбәттә, сәхнәгә чыкканчы дулкынландык. Башка сыярлык хәл түгел бит бу: ярты ел сәхнәгә чыккан булмады! Форматы да башка төрле: тамашачылар өчен генә түгел, безнең өчен дә яңалык. Яңгыр яву юкка булмаган, күрәсең, чөнки дулкынлану, каушау хисләрен читкә алып атты ул, бөтен игътибарны үзенә юнәлтте бит. Туктармы икән, тамашачы килерме икән, килгән тамашачы таралмас микән, дигән уйлар иде башта. 40 минутка соңарып башладык, менә шул вакытта каушау хисләре таралып бетте, диярлек. Әйе, туктамас дигән борчылу да булды, ләкин җитәкчелек урамга чыгып кулын маңгаена куеп күккә карады да: “Болытлар тарала, аяза, кошлар югары оча башлады, хәзер яңгыр туктый”, - диде. Директорыбыз әйткәнчә, ун минуттан яңгыр туктады да. Шуның белән башлап та җибәрдек. Ыгы-зыгы арасында спектакльне башлавыбыз сизелми дә калды.

Ирек Хафизов:
- Ачык һавада уйнау бик рәхәт булды. Иң беренче чиратта мине таң калдырганы – бик каты яңгыр яуса да, 40 минутка соңрак башласак та, тамашачыбызның сабырлык белән спектакльне көтүе булды. Алар да сагынган, сусаган икән. Берсе дә китмәде. Сәхнә сагындырган. Рәхәтләнеп эшләдек, проект ошады, алга таба да дәвам итәр дигән өмет бар. Тамашачылар өчен дә ачык һавада спектакль карау кызыклыдыр дип уйлыйм. Бик җылы тәэсирләр калды.
 


Спектакль турында белешмә:

Драматургы- Хәй Вахит
Режиссеры- Резедә ГАРИПОВА
Рәссамы-  Наталья ПАЧКОВА
Хореграфы- Мария ЛАЗУКОВА
Рольләрне башкаралар:
Марат- Рөстәм Гайзуллин
Рафаэль- Ирек Хафизов
Әдилә- Гүзәл Гайнуллина
Йолдыз- Гөлназ Нәүмәтова
Маһирә- Зөләйха Хәкимҗәнова
Эльвира- Гүзәл Галиуллина
Наил- Булат Зиннәтуллин
Спектакльнең премьерасы 2013 елның 2 июлендә булды.
Спектакль 2 сәгать 10 минут бара, 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (6+).
 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X