Логотип Идель
Эксклюзив

Әтисе белән әнисе мәетләрен тапкан балалар кайда яшәячәк?

7 һәм 10 яшьлек ике баланың язмышын опека органнары хәл итә.

Быел 25 мартта Чаллыдагы бер фатирда ир белән хатын мәете табылды, балигъ булмаган ике бала бер көндә тома ятим калды. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, җинаять эшенә әле нокта куелмаган.

7 һәм 10 яшьлек ике баланың язмышын опека органнары хәл итә. Опеканы балаларның туган апасы — мәрхүмә әниләренең туган сеңлесе рәсмиләштерәчәк.

Фаҗига «Мәләкәс аръягы» микрорайонында булды. Иртә белән олы уллары ир белән хатын мәетен таба. Бала туганнарына шалтыратып, фаҗига турында хәбәр итә. Тикшерү ачыклаганча, 43 яшьлек ир-ат хатынын мендәр каплап үтергән, аннары үзенә кул салган. Җинаятьнең төрле версияләре карала. Ир-ат көнләшкән булуы ихтимал.

Мәрхүмә 35 яшьлек хатын бухгалтер булып эшли, хезмәт хакы яхшы була, ул матур киенә, үзе машина белән идарә итә. Соңгы вакытта таксист булып эшләүче ире исә хатынын көнли, талаш чыгара. Аерылышканда милек бүлмәс өчен, хатын иренә 500 мең акча тәкъдим итә. Аның бер шарты була — ике бүлмәле фатир хатынга һәм ике балага калырга тиеш, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев