Логотип Идель
Эксклюзив

ТИЗДӘН КОМЕТА МАКСИМАЛЬ ЯКЫНЛЫКТА БУЛАЧАК

Соңгы тапкыр мәгарәдәге кешеләр күргән кометага карыйсыгыз киләме? Тиздән ул безгә тагын да якынаячак...

Соңгы тапкыр мәгарәдәге кешеләр күргән кометага карыйсыгыз киләме? Тиздән ул безгә тагын да якынаячак...

КФУ астрономы Роман Жучков Җиргә якынлаша торган Неовайз кометасын 23 июльдә 1:30 сәгатьтә Татарстанда тагын да әйбәтрәк күреп булачагын әйтте:

- 13 елга беренче тапкыр кометаны бернинди җайланмаларсыз күреп булачак. Ул Җир шарына бик нык якынлаша. Ореинтир буларак Капелла йолдызын ала аласыз, Неовайз аның сул ягыннан узачак. Кометаны бернәрсә белән дә бутап булмый, чөнки аның койрыгы бар.


Галим үзе кометаны фотога төшерергә өлгерә.


Неовайзны астрономнар инде 27 мартта ук күргән иделәр. Ләкин ул вакытта комета Җирдән шактый ерак иде. Галимнәр фикеренчә, бу комета Кояш системасына беренче тапкыр эләккәндә кешеләр әле мәгарәләрдә яши торган булганнар.

Чыганак: kazanfirst.ru
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев