Логотип Идель
Эксклюзив

"Үткәнеңне онытма син! Бел...”: мөселман сәнгатенең күренекле ядкәрләре - фотокүргәзмәдә

“Анатолиянең сәлҗүк мөнбәрләре: ислам сәнгатенең гүзәл үрнәкләре” фотокүргәзмәсендә беренче мәртәбә мөселман сәнгатенең күренекле ядкәрләре тәкъдим ителде. Бу - җәмигъ мәчетләренең XII- XIV гасырларында төзелгән мөнбәрләре.

 “Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! Бел...”,  дигән Равил Фәйзуллинның шигырь юллары мәркәзебезнең Милли музеенда 18 ноябрьдә ачылган “Анатолиянең сәлҗүк мөнбәрләре: ислам сәнгатенең гүзәл үрнәкләре” дип аталган фотокүргәзмәсенең максаты булып билгеләнә. Чөнки бу фотокүргәзмәдә беренче мәртәбә мөселман сәнгатенең күренекле ядкәрләре тәкъдим ителде. Бу - җәмигъ мәчетләренең XII- XIV гасырларында төзелгән мөнбәрләре.

Фотокүргәзмә юкка гына 18 ноябрьдә ачылмады. Бу көн ЮНЕСКО тарафыннан 2019 елда Халыкара Ислам сәнгате көне дип игълан ителде. Бәйрәмнең максаты булып ислам язуының үткән һәм хәзерге формалары, шулай ук мәдәниятнең цивилизациягә керткән өлеше турында белем дәрәҗәсен күтәрү тора.

Фотокүргәзмә сәнгать белгече, Милли музей генераль директорының урынбасары Лилия Саттарова һәм Анкараның күренекле фотографы Исмаил Хайкырның тикшеренү проекты нәтиҗәсе.  Исмаил Хайкыр бу мөнбәрләрнең үзенчәлеген атаганда, алар эшләнешенең югары сыйфатына шаккатуын әйтә, чөнки бу гасырларда ясалган мөнбәрләрнең детальләре аерым кисеп алына, соңыннан гына җилемсез һәм кадаксыз, шпунтлар ярдәмендә бер-берсе белән тоташтырыла. Исмаил Хайкыр шушы рәвештәге мөнбәрләрне ясый алучыларны эзләп зур эш башкара һәм Төркиядә кешесен таба. Әмма шушы рәвештәге, бу сыйфаттагы мөнбәрләрне төзү өчен ким дигәндә 6 ел вакыт кирәк!

Күргәзмәнең үзенә килгәндә, монда Төркиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан тарихи мәчетләренең мөнбәр фотолары урын алган. Бу бик зур эш, чөнки тикшеренү 2015-2021 еллар дәверендә барган. Алты ел эчендә Исмаил Хайкыр һәм Лилия Саттарова өч мең тирәсе фотосурәт ясаган, әммә бу күргәзмәдәге фотолар архивның бик аз өлешен генә тәшкил итә.

Исмаил Хайкыр башкарган эше турында сөйләгәндә: “Лилия Илевна барлык орнаментларның вак кына элементларына да зур игътибар бирә, шуңа еш кына бер әйберне төрле элементлар белән берничә кат төшерергә мәҗбүр итә иде,”- дип көлә.

“Бу күргәзмәдә 8 мәчетнең мөнбәре сурәтләнгән, әмма аларның бары икесе генә музейда саклана, калганнары гамәлдә. Мөнбәрләрнең үзенчәлеге ул - аларның төрле агачтан эшләнүе, шуңа да алар тиз ватылучан, нәфис объект.  Ә документларда теркәлгән, билгеләнгән иң олы мөнбәргә быел 886 ел була. Бу инде, шулай ук, шушы төзелмәләрнең югары сыйфатына бәя бирә,”- ди Лилия Саттарова.

Ачылыш ахырында күргәзмәдә күрсәтелгән мөнбәрләр, аларның архитектурасы буенча экскурсия узды.

Күргәзмә музейда 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмә буенча шулай ук лекцияләр, экскурсияләр үткәрү планлаштырыла, ә аннан соң бу фотоларны башка биналарда күрсәтү ихтималы да бар.

Илзия Хисмәтуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X