-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
Татарстандагы иң кирәкле һөнәр ияләрен атаганнар Татарстанда иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор, механик-җыю эшләре слесарьлары.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әтнә театры Кыргызстанның дүрт шәһәрендә татарча концерт куйган
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы 10-17 октябрь көннәрендә Кыргызстанда иҗади сәфәрдә булып кайтты. Бишкәк, Каракол, Жалал абад, Ош шәһәрләрендә милләттәшләребезгә театр коллективы милли концерт тәкъдим итте.
«Безнең иҗади сәфәребез Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән оештырылды. Тамашачы безнең концертның Каракол шәһәрендә беренче татар концерты булуын әйтте. Җәләлабадта соңгы татар концертын 17 ел элек Башкортстаннан килеп куйганнар дип хәтерлиләр», - диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.
Әтнә театры Кыргызстанда яшәүче татарлар өчен махсус концерт программасы төзегән. Ул үз эченә халык җырларын, театральләштергән биюләрне һәм махсус язылган шигырьләрне алган. Сценарий авторы һәм алып баручы – театрның маркетинг буенча директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова.
«Кыргызстанда нинди татарлар яшәвен - аларның нинди тамырлардан, нинди нәселдән булуларын өйрәндем. Алар Патша Россиясе белән Ефәк юлын бәйләүче татар сәүдәгәрләре нәселе. Анда искиткеч халык яши», – диде Гөлүсә Батталова.
Бишкәктән кала, бүтән Кыргызстан шәһәрләрендә дистә еллар татар концерт-спектакльләре куелмаган булган. Шуңа күрә дә милләттәшләребез милли моңнарга нык сусаган булуын да ассызыкладылар.
«Концертыбызга төрле яшьтәге тамашачы килгән иде. Һәр шәһәрнең тамашачысы үзенчә. Барысы да бик җылы кабул итте. Бик күп чәчәкләр бүләк иттеләр. Минем эшләү дәверендә ул кадәр чәчәк алганым булмагандыр», - диде театр актрисасы Рәзилә Шәрифуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз