Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1773
      0
      6

    ТӨЛКЕЛӘРГӘ ИСЕМ КУШТЫК!

    Хәтерләсәгез, Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында яшәүче зур колаклы төлкеләргә исем сайлаган идек.

    Аларны Зэмба һәм Фарей дип атадылар. Исемнәрне сайларга янут ярдәм иткән, дип хәбәр итте kzn.ru.

    Реклама

    Конкурс шартлары буенча, исемдә Африка мотивлары булырга тиеш иде. Финалга өч исем чыкты, дүртенчесен зоопарк хезмәткәрләре үзләре тәкъдим итте. Конкурска нәтиҗә ясау өчен зоопарк хезмәткәрләре бәйсез эксперт янут Беллага мөрәҗәгать иткән.

    Янут алдына исем вариантлары булган дүрт кәгазьне куйганнар, һәр биткә банан кисәге салганнар. Белла Зэмба (ышаныч дигәнне аңлата) һәм Фарей (шатлык дигәнне аңлата) вариантларын сайлап алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу