Логотип Идель
Эксклюзив

“ТӨРЕК ЙОРТЫ” ЖУРНАЛЫНДА ТАТАР ГАЛИМЕ

Быел август аенда галим Гомәр Саттаров вафат булды хәбәрен ишеткәч аптырап, югалып калдым. Нишләптер остазыбыз озак яшәр кебек тоела иде.

Быел август аенда галим Гомәр Саттаров вафат булды хәбәрен ишеткәч аптырап, югалып калдым. Нишләптер остазыбыз озак яшәр кебек тоела иде. 

Күренекле тел галиме, педагог, тюрколог, публицист, шагыйрь һәм минем авылдашым гына түгел, әниемнең әтисе ягыннан туганым да бит әле.  Вафат хәбәреннән соң Гомәр абыйның соңгы сөйләшүебездә әйткән “соңга калма!” дигән сүзе исемә төште. Остазымның бу сүзе миңа тормышның мәңгелек булмагандыгы турындагы кисәтүе булган күрәсең...

Остазым Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров турында узган елларда да язган идем, вафатыннан соң “Төрек йорты” (Türk Yurdu) журналының декабрь санында “Соңгы китап һәм соңгы теләк” дигән мәкаләм дөнья күрде. Язманың “Төрек йорты” журналында басылуы аеруча әһәмияткә ия. Бу журнал 1911 елда тамырлары белән татар булган язучы, галим, тарихчы, журналист, нәшриятчы һәм сәясәтче Йосыф Акчура (1876‒1935) җитәкчелегендә чыгарыла башлаган. “Төрек йорты” журналы элек‐электән төрки дөнья яшьләре арасында бик популяр булган. 109 елдан бирле һәр ай 4000 тираж белән басылып килгән бу журнал бүген дә төрки дөньяда иң танылган журналлардан берсе булып санала.

“Соңгы китап һәм соңгы теләк” дигән мәкаләмдә олы галимнең тормыш юлы, фәнни эшчәнлеге, иҗаты турында мәгълүмат бирдем. Остазым 2019 елның ахырында басылып чыккан “Татар исемнәре” дигән китабын миңа бүләк итеп җибәргән иде. Китапның беренче битенә:

“Кадерле вә хөрмәтле туганнарымның берсенә ‒ Роза исемлесенә; Мулла илләрен, искән таң һәм кичке җилләрен, туган якның һәркемен, урманнарын, кырларын, елгаларын сагынып гомер итүче кардәшемә, үз кешемә, бик якын итеп чук‐чук кайнар сәламнәремне юллыйм, исәнлек‐саулык, тазалык‐байлык телим һәм “Татар исемнәре” дип аталган китабымны ихлас күңелдән бүләк итәм.

Роза! Мөмкин булса ошбу китап һәм минем турыда төрек матбугатында сүз катырсың, минем хакта язарсың. Бу китабым сиңа бу өч көнлек дөньяда матур итеп яшәргә ярдәм итсен, булышсын!

Я, хуш иттек, сау бул, авырлыкларга бирешмә, сынма, сыгылма!

Үз итеп, якын итеп Гомәр абыең.

Казан каласы, 21‐гыйнвар, 2020‐ел.

Хәзергә сау‐исән бул! Исән чакта күрешергә насыйп булсын! Сау бул!

Гомәр Саттар‐Мулилле”, дип язылган иде.

Остазымның “Татар исемнәре” китабын алганнан соң укып чыктым һәм китапны танытып язма әзерләдем. “Татар исемнәре” дип аталган язмам Төрек тел җәмгыятенең һәр ай чыга торган “Төрек теле” журналының апрель санында басылып чыкты, тик остазым исән валытта аңа барып җитә алмады. Бу минем өчен бер үкенеч булып калды...

Гомәр Саттаров ономастика фәненә нигез салган галим. Аның ономастика өлкәсендәге уникаль хезмәтләре Татарстан чикләрен ашып бөтен төрки дөньяга таралып танылган. Юкка гына остазыбызны “Төрки‐татар ономастиканың атасы” дип әйтмиләр. Олуг галим бөтен гомерен туган теленә, газиз милләтенә багышлады. Аның һәр сүзендә, һәр җөмләсендә туган телен, татар халкын яратуы, татар өчен җан атуы күренеп, сизелеп тора иде. Чичән шагыйрь булган остазыбыз “Татар теле” дигән шигырендә татар теле турыда болай дигән:
  

Татарларның туган теле ‒ татар теле,
    Татарларны татар иткән ‒ татар теле,
    Татарларны милләт иткән ‒ татар теле,
    Татарларны алга илткән ‒ татар теле,
    Барыбыздан кадер көткән иркә гөле.

Гомәр абый “Татар исемнәре”дигән соңгы китабында “Кеше китә ‒җыры кала. Кеше китә ‒исеме кала” дигән. Остазыбыз безгә мирас итеп исемен мәңгеләштереп моңлы бер җыр калдырып китте.

    Шаһ исемле, зат исемле ‒ һәр адәм исем ала,
    Исемсез туып җиһанга, ат ала сабый бала;
    Кылган гамәлләре белән исемен бизи ала,
    Җисем китә, исем кала, чал тарихка юл ала.

(Гомәр Саттаров‐Мулилле)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев