Логотип Идель
Эксклюзив

ТӨРЕК ЖУРНАЛЫ ТАТАР ГАЛИМЕ ГОМӘР САТТАРОВ ТУРЫНДА ЯЗА

Төркиядә нәшер ителгән “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналында филолог, тәрҗемәче Роза Корбанның татарның атаклы галименә багышланган күләмле мәкаләсе дөнья күрде.

Төркиядә нәшер ителә торган “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналында филолог, тәрҗемәче Роза Корбанның татарның атаклы галименә багышланган күләмле мәкаләсе дөнья күрде.

Исегезгә төшереп узабыз, Роза Корбан - Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла Иле авылы кызы, танылган татар галиме Гомәр ага Саттаровның туганы. Роза ханым 2020 елның башыннан “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналының “Идел-Урал зыялылары” исемле сәхифәсендә танылган татар зыялылары белән таныштырып бара, аларның мирасын популярлаштыра.

Журналдан скриншот

“Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналының ноябрь санында басылган язмада, автор галимнең тормыш, иҗат һәм фәнни эшчәнлеге турында бәян итә. Язмада Гомәр Саттаровның укучылары, якташлары, улы Айвар Саттаровның истәлекләре дә урын ала.

“Авылдашым һәм туганым Гомәр абыйның тормыш юлы гаять катлаулы һәм гыйбрәтле, - ди язма авторы. – Әтисе сугышта вафат булган, унике яшеннән колхозда эшләгән, караңгы мунчада дәресләрен әзерли торган була. Белемгә омтыла, тырышлыгы, үҗәтлеге, таланты аркасында зур галим дәрәҗәсенә ирешә. Аның хезмәтләре турында заманында Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай да язган. Язманы Татарстаннан килгән истәлекләр белән дә баеттым. Шунысы игътибарга лаек: Гомәр Саттаровны Татарстанда гына түгел, төрки дөньяда да таныйлар, хөрмәт итәләр”.

Казан ономастика мәктәбенә нигез салган Гомәр Саттаров быел август аенда арабыздан китеп барды. Ул гомере буе милләт өчен җан атып яшәде. Ана телен саклауда кеше исемнәре дә зур әһәмияткә ия икәнен гел аңлатып килде, төрле аудиторияләрдә чыгыш ясаганда, һәрвакыт милләтне сакларлык факторларны күрсәтә килде.

Гомәр Саттаровта гыйлем туплаган Айсылу Абдуллина да мәкаләдә үз истәлекләре белән уртаклаша:

“Мин кайчандыр профессор Гомәр Саттаровның студенты булуыма бик шатмын. Гомәр Фәиз улы бик таләпчән мөгаллим иде. Мин аннан “Пермь өлкәсе Барда төбәгенең антропонимикасы” дигән курс эше яздым һәм шуны тулыландырып, чыгарылыш курста, Гомәр абый җитәкчелегендә “Пермь өлкәсе Барда районының татар авыллары ономастикасы” дигән диплом эше якладым. Без берьюлы берничә студент аңардан диплом яздык. Ул фәнни җитәкче буларак, бик ярдәмчел иде. Гомәр абый һәрберебез белән билгеләнгән вакытта очрашып, вакытын кызганмыйча эшли иде. Мин остазым белән соңгы елларда аеруча еш аралаштым. Шундый олы шәхес булуына карамастан, өендә бик гади иде. Ишектән керүгә, шигырь сөйләп каршы ала иде. Сөйләшкәндә дә гел шигырьләп сөйләшә иде. Юкка гына, аны соңгы юлга озатканда, “соңгы чичән китте” димәделәр..."

“ХХ гасырның җитмешенче елларында, күпсанлы архив материаллары, тарихи чыганаклар, елъязмалар, риваятьләр өйрәнеп, меңләгән ялгызлык исемнәреннән гыйбарәт картотека туплап, экспедицияләрдән алып кайткан материал җирлегендә, Гомәр Саттаров татар теле белемендә әле моңа хәтле өйрәнелмәгән уникаль фәнни юнәлеш – ономастика өлкәсендә эшчәнлек башлап җибәде, - ди галимә Гөлшат Галиуллина. - Фәндә үз буразнасын салган бу олы галимнең төп эшчәнлеге булып төрки-татар ономастика фәнен үстерү, аны төрки дөньяда гына түгел, башка кардәш булмаган телләр арасында да үз урынын булдыру тора. Галимнең тырышлыгы белән ономастика фәне татар теле белемендә теоретик һәм гамәли максатларны берләштергән фәнни юнәлешкә әйләнде. Гомәр ага Саттаров җитәкчелек иткән Казан төрки-татар ономастика фәнни мәктәбе зур төркем белгечләрне берләштерә. Алар тарафыннан табылган материаллар төрки телләрнең, аерым алганда, татар теленең тарихын, мәдәниятен, этногенезын һәм этнолингвистикасын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Гомәр Саттаров һәм аның шәкертләре хезмәтләрендә Татарстанның һәм татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрнең топонимикасы, антропонимикасы комплекслы өйрәнелде һәм шактый зур нәтиҗәләргә китерде. 2020 ел башында гына аның “Татар исемнәре” дигән сүзлеге басылып чыккан иде”.

“Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналындагы “Идел-Урал зыялылары” исемле сәхифәсенең бу елын Роза ханым Корбан татарның тагы бер талантлы улы, шагыйрь Хәсән Туфан белән тәмамларга ниятли.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев