Логотип Идель
Эксклюзив

«ТОТАЛЬ ДИКТАНТ» ЯЗДЫҢМЫ?

Татарстанның Студентлар отрядлары «Тоталь диктант» та үз белемнәрен исбатладылар.

Татарстанның Студентлар отрядлары «Тоталь диктант» та үз белемнәрен исбатладылар.

17 октябрь - бөтен дөнья буенча меңләгән кешенең, «Тоталь диктант» халыкара акциясендә катнашып, үзенең грамоталылыгын тикшерү көне.

Татарстанның Студентлар отрядлары акциядә катнашучылар буларак кына түгел, ә аны оештыручылар буларак та кушылдылар. Республиканың 9 шәһәрендә 13 мәйданчык мәктәп елларын искә алырга һәм белемнәрен тикшерергә теләүчеләр өчен ишекләрен ачты.

А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк Татарстанның кызыклы мәйданчыкларының берсе булды, узган ел «Татарстан Республикасының иң актив яшьләр хәрәкәте» номинациясендә җиңүчеләрнең диктанты нәкъ менә шунда язылуы символик мәгънәгә ия.

Диктантны Рус милли мәдәни берләшмәсе филологлары һәм Кфу укытучылары тикшерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Тоталь диктант» – барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган белем бирү акциясе. 2019 елда «Тоталь диктант» акциясе 81 илдән 3 939 мәйданчыкта 236 284 катнашучы җыйды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев