Логотип Идель
Эксклюзив

Товар юк мыни?

Ватсап мессенджерларында продуктлар бетүе турында хәбәрләр тарала башлады. Бу смсларга мин көлеп кенә карадым, хәзер махсус паника тудырырга тырышучы кешеләр артып китте чөнки. Эшкә барганда юл буенда урнашкан үзәктәге кибетләрнең берсенә кердем. Кызык өчен генә.

Бу кибетләр челтәре Казанда бик күп, юлның икенче ягында гына тагын бер шундый сату урыны бар. Әгәр товарлар чыннан да беткән булса, минемчә, иң беренче Г.Камал театрыннан ерак түгел генә урнашкан бу кибеттә ярма да, макарон да беткән булырга тиеш иде. Кердем. Күрдем. Бетмәгән. Сез ышансын өчен бер-ике фото да ясап куйдым. Я ышанмассыз. Товарларны күзәтү буенча Р. Миңнеханов штаб та төзегән, димәк борчылырга сәбәп юк. Әлбәттә, вирустан сакланырга, кешеләр белән контактка әзрәк керергә, кулларны юып йөрергә, маска кияргә кирәк. Ләкин “Үләбез, бетәбез, ашарга ризык та калмаган бит” дигән сүзләргә ышанмасак иде. Тынычлык саклый белү – иң кирәкле сыйфат бүгенге көндә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: коронавирус карантин ашау маясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев