-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
ТР яшьләр эшләре министрлыгы ата-аналар өчен телеграм-канал ачты
Әлеге каналга биш мең кулланучы язылырга да өлгергән инде.
«Родителям о важном» каналы ата-аналарга яшүсмерләрнең тормышы турында хәбәр итеп бару өчен төзелгән. Шулай ук «Ориентир» ТР психологик хезмәтләрне координацияләү ресурс үзәге психологлары һәм экспертлары баланы суицидиаль тайпылыштан ничек сакларга, үзләренә ышанмаган яшүсмерләр белән ничек сөйләшергә, баланы тәрбияләү буенча киңәшләр бирәчәк һәм бала белән бергә карарга фильмнар җибәрәчәкләр.
ТР Яшьләр министры Дамир Фәттахов әлеге каналның әһәмиятле булуын үзенең кызы мисалында аңлатты:
- Сабина кызым минем эшемне бик яхшы аңлый. Аның хәзер шундый чоры – барысын да күңелнә якын кабул итә. Ата-ана баласы белән ешрак аралашкан саен аңа якыная, тыңлый һәм аңларга тырыша. Шуңа күрә бу канал бик кирәкле дип уйлыйм, ди министр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз