Логотип Идель
Эксклюзив

Төрек артисты Али Бурак Джейлан – Казанда – кинофестивальдә!

Үз гомерендә төрек сериалын карамаган һәм актерларына гашыйк булмаган кеше сирәктер. Бүген күп кенә казанлыларның, ә бигрәк тә яшь кызларның зур хыялы чынга ашты – Казанга Али Бурак Джейлан үзе килде!

Төрек сериалларын бер тапкыр да карамаган һәм актерларына гашыйк булмаган кеше сирәктер, бигрәк тә кызлар. Бүген казанлыларның зур хыялы чынга ашты – Казанга Али Бурак Джейлан үзе килде! 

5-10 сентябрь көннәрендә унҗиденче тапкыр Халыкара мөселман кинофестивале узды. "Идел" төрек артисты белән иҗади очрашуда булып кайтты.

Ул Казанга махсус әлеге фестивальнең ябылу тантанасына килүен белдерде. Шуннан башкалабызны ничек ошатуы хакында сөйләргә кереште. Актерны күрергә килгән тамашачылар шактый иде, алар арасында бер ханым аның туганына охшаш булып чыкты – Али Бурак шул тамашачыны кочаклап ук алды.

Алга таба очрашу аның иҗатына бәйле сорауларга җавап рәвешендә алып барылды. Кинога төшү турында сөйләгәндә, ул һәр тәкъдимгә дә ачык булмавын ассызыклады.
 

«Актер рольне җанландырырга тиеш, ә ул җиңел эш түгел, өстәвенә кешенең дөньяга булган карашыннан тора. Мин шуңа күрә һәр фильмга да алынмыйм», - диде кунак.

Сүз уңаеннан, Али Бурак Джейлан Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә ризалашкан. Ләкин әлеге проект турында ул тулырак сөйләмәде, сер итеп калдырды. 

Тамашачылар артистны кич белән тантанада да күрү бәхетенә иреште. «Черная любовь», «Воскресший Эртугрул», һәм башка сериаллар аша таныш булган актер казанлыларның йөрәген яулап китте, яшь кызларны гына түгел, "Кызыл келәм"гә килгән ханымнарны да елмайтты.

фото: Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең рәсми сайтыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев