ТӘҖРИБӘ "КУЯННАРЫ"
Билгеле бер процессны өлге организмга гына карап өйрәнү кайчак бәрәңгене бәлешкә карап өйрәнүгә тиң. Бу вакытта күпмедер мәгълүмат туплана, әлбәттә, әмма аның өзек-өзек булуы яки бөтенләй хакыйкатькә туры килмәве дә бик ихтимал.
Кешелек табигатьнең серләренә төшенергә ничек кенә тырышса да, аның бар булдыра алганы – табигатькә энә күзе аша карау. Кодрәтеннән килсә, ул, микроскопын, секвенаторын тотып, урман, сулык яки башка экосистемада яшәгән һәр тереклек иясенең «хәлен белеп» йөрер иде. Аларны табигый урыннарыннан аермыйча гына. Ләкин кешелекнең моңа көче җитми. Беттән дә мең тапкыр кечкенә булган, беренче карашка гап-гади бер бактерияне дә тулысынча өйрәнеп бетерә алмаганны, башка, катлаулырак һәм зуррак организмнар турында сүз кузгатуның мәгънәсе дә юк. Шуңа энә күзе аша күргәннәрне булса да эшкәртеп бетерүдә һәм гаять катлаулы дөньяны гадиләштереп өйрәнүдә галимнәргә өлге организмнар ярдәм итә. Алар булмаса, бихисап фәнни тикшеренүләр башкарылмый, ә ачышлар ясалмый калыр иде.
ТӘҖРИБӘ БАЛЫГЫ
«Тәҗрибә куяны» гыйбарәсе күпләргә таныш, лабораторияләрдә фән өчен туып, аның өчен җан биргән күселәр турында да ишетмәгән кеше юктыр. (Сүз уңаеннан, лаборатория хайваннарының үз көне дә бар. Ул (World Day for Laboratory Animals) 1979 елда лаборатория хайваннарын яклау һәм аларны тәҗрибәләрдә аек акыл белән куллану максатыннан булдырылган. Кайбер өлкәләрдә хайваннарда тестлар уздырудан баш тартуга да өнди ул. – Авт.) Әмма лаборатория хайваннары рәтенә куяннар һәм күселәр яки хайваннар патшалыгыннан булганнар гына кереп калмый.
Эчәклек таякчыгы (эчәклегебездә тереклек итә торган бактерия), чүпрә, чүл уты (арабидопсис), чебен, балык, бака, суалчан... – бу лабораторияләрдә «хезмәт куючы» өлге организмнарның бер өлеше генә. Алар дару матдәләре булдыруда да (чүпрә, мәсәлән, инсулин, интерфероннар, В гепатитына каршы вакцина ясаганда кулланыла), башка даруларны сынауда да ярдәм итә; нерв системасын, йокыны, эмбриональ һәм постэмбриональ үсешне өйрәнгәндә дә алардан башка эш итү кыен (болары өчен бер миллиметр озынлыктагы үтә-күренмәле суалчанга рәхмәт әйтергә кирәк).
Кешеләрдә уздырыла торган тикшеренүләр клиник тәҗрибәләр белән генә чикләнгәнгә күрә, тирәнгәрәк төшеп өйрәнүдә галимнәргә, мисал өчен, Данио исемле балык булыша. Бу балыкның күп кенә геннары һәм биохимик реакцияләре кешенеке белән охшаш, өстәвенә, эмбрионнарының гәүдәсе дә үтә-күренмәле. Шуңа күрә аны эмбриологлар да, кеше авыруларын тикшерү һәм даруларның тәэсирен өйрәнү белән шөгыльләнүчеләр дә яратып куллана.
ТАЛИДОМИД ФАҖИГАСЕ
Билгеле бер процессны өлге организмга гына карап өйрәнү кайчак бәрәңгене бәлешкә карап өйрәнүгә тиң. Бу вакытта күпмедер мәгълүмат туплана, әлбәттә, әмма аның өзек-өзек булуы яки бөтенләй хакыйкатькә туры килмәве дә бик ихтимал.
Даруларның тәэсирен тирәнтен һәм җентекләп өйрәнүгә 1954 елда булган «Талидомид фаҗигасе» яңа этәргеч биргән дисәк, ялгышмабыз. Ул вакытта алман фармакологлары талидомид дип исемләнгән яңа матдә синтезлый. Тәҗрибәләр барышында аның тынычландыру һәм йоклату үзлегенә ия яхшы чара булуы ачыклана. Тычканнарда узган тикшеренүләр дә бернинди дә тискәре нәтиҗәләргә китерми, шулай итеп, ике ел да үтми, талидомид йөкле хатын-кызларның «аптечка»ларына менеп кунаклый (аны күңел болгануны бастыру һәм йоклату чарасы итеп кулланалар).
Дистәләгән илләрдә яшәүче йөкле хатын-кызларның яңа даруны куллануы нәтиҗәсендә, дөньяга меңләгән гарип бала аваз сала (аяк-куллар патологиясе, эчке әгъзаларда тайпылышлар һ.б.). Шуннан соң гына талидомидның кешеләр, төгәлрәге, йөкле хатын-кызлар өчен зыянлы – терротоген үзлеккә ия булуы ачыклана. Бу матдә, тычканнарга тәэсир итмәсә дә, куяннарга тискәре йогынты ясый. Әмма ни кызганыч, талидомидны сатуга чыгарыр алдыннан тәҗрибә куяннарында тикшерү эшләре алып барылмый. Шулай итеп, өлге организмнарны дөрес сайлауның никадәр әһәмиятле булуы «талидомид фаҗигасе»ннән соң ачыклана.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев