Тәрәзә корбаннары: көн саен диярлек яңа фаҗига
Казанның Халезов урамында җиде яшьлек бала 5 катлы йорттан егылып һәлак булган.
Казанның Халезов урамында җиде яшьлек бала 5 катлы йорттан егылып һәлак булган.
Әлеге факт буенча "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү версиясе буенча, 6 июльдә малайның әти-әнисе эштә тоткарланып калган һәм бабайларыннан баланы бакчадан алуларын сораганнар. Өлкән яшьтәге ир-ат өенә кайткач, телевизор карарга утыра. Күзәтүчесез калган малай тәрәзә төбенә менеп утырган да, москит челтәренә таянган һәм тәрәзәдән аска егылып төшкән.
Баланы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатканнар, әмма берничә сәгатьтән соң ул үлеп китә.
"Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре башкарыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә ", - дип хәбәр иттеләр ТР Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Чыганак: Шәһри Казан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев