Логотип Идель
Эксклюзив

ТУҢДЫРМА ЯСЫЙБЫЗМЫ?

Яз, җәй айларында туңдырма ашарга яратасызмы? Үзизоляция вакытында нишләргә белмәсәгез, без сезгә туңдырма рецепты тәкъдим итәбез!

  Яз, җәй айларында туңдырма ашарга яратасызмы? Үзизоляция вакытында нишләргә белмәсәгез, без сезгә бик җиңел туңдырма рецепты тәкъдим итәбез!

 Өй шартларынңда туңдырма ясар өчен безгә ике генә ингредиент кирәк булачак:

  • каймак -  500 мл;
  • куертылган сөт (сгущенка) - 300-400 г.

Әзерләү: Каймакны куе булганчы миксер белән 7 минут күпертәбез. Аннары шунда ук сгущенка салып, болгатабыз. 

Катнашманы контейнер савытына салабыз. Суыткычка 8-10 сәгатькә куябыз. 

Каткан туңдырманы суыткычтан алабыз һәм 5-10 минут бүлмә температурасында тотабыз. 

Махсус түгәрәк кашык белән әзер туңдырманы алып, үзебез теләгән савытка салабыз. Шулай ук чикләвек, җиләк-җимеш белән дә бизәргә мөмкин.

https://vkusneetut

фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев