Логотип Идель
Эксклюзив

"ТУФАН САМАВЫРЫ"НДА КУНАКТА - ЙОЛДЫЗ ШӘРАПОВА

Бүген "Идел" журналының Инстаграмында туры эфирда "Туфан самавыры" проектының чираттагы чыгарылышы күрсәтелде.

Бүген "Идел" журналының Инстаграмында туры эфирда "Туфан самавыры" проектының чираттагы чыгарылышы күрсәтелде. Журналист Мөршидә Кыямованың  бүгенге кунагы танылган шагыйрә Йолдыз Шәрапова булды. Әңгәмә бик җанлы кызыклы узды. Чәй табыны янында шигърият турында да, милләт язмышы турында да, гаилә бәхете хакында да сөйләштеләр. Абдулла Алиш премиясе лауреаты, 17 китап авторы (тиздән 18нчесе дөнья күрәчәк) үзенең берничә шигырен дә укыды.

"Балаларымны шигырьләрем белән тәрбияләдем", ди Йолдыз Шәрапова. Танылган шагыйрә, журналист кына түгел, биш бала әнисе бит ул! Иҗатны да, гаиләне дә бергә, бер-берсенә хилафлык китермичә алып бара алган үрнәк татар хатын-кызы ул!

Кыскасы, милли тәрбия, балалар әдәбияты, журналистика турында әтрафлы әңгәмә килеп чыкты. Туры эфир Инстаграммда сакланды - кереп карый аласыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев