Логотип Идель
Эксклюзив

"ТУФАН САМАВЫРЫ"НДА - ЯҢА КУНАК!

Чираттагы "Туфан самавыры" чыгарылышның кунагы - зыялы, оста каләмле шәхес, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон булды.

"Идел" журналы Инстаграмында  "Туфан самавыры" тапшыруы дәвам итә. Журналист Мөршидә Кыямова чәйле өстәл янына кызыклы мәшһүр шәхесләрне чакырып, алар белән иҗат, сәнгать, әдәбият, милләтебез киләчәге хакында әңгәмә кора. Чираттагы чыгарылышның кунагы - зыялы, оста каләмле шәхес, "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон булды. Тапшыруны сылтама аша кереп карый аласыз. 

Исегезгә төшерәбез, туры эфир Туфан Миңнуллин “Идел” журналына бүләк иткән чәчәкле самавыры янында оештырыла. Әдип аны безне бердәмлеккә, горурлыкка өндәү йөзеннән бүләк иткән, ләбаса!
 

“Әти редакцияләрдә чөкердәшеп чәй эчәргә ярата иде, - ди Әлфия Миңнуллина. – “Ай, Туфан абый!” – дип каршы алган кызлары булган редакцияләрне яратты.  Андый җирләргә күчтәнәчләр белән йөри торган гадәте дә бар иде. Шушы бүләге янында рәхәтләнеп үз телебездә милләт мәсьәләләре турында сөйләшеп, аны искә алугызга бик шатланыр иде. Хәерле сәгатьтә, уңышлар сезгә!”

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев