-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
ТУГАН КӨНЕГЕЗГӘ КАРАП - ХОЛКЫГЫЗНЫ БИЛГЕЛИБЕЗ
Кешенең туган көненә, аена, елына карап холкын билгеләп була. Атнаның кайсы көнендә тууыгызга карап, холкыгызны чагыштырып карагыз әле, туры киләме икән?
Дүшәмбе көнне туганнар, гадәттә, максатына беренче тапкырдан түгел, икенче-өченче тапкырдан гына ирешә. Озак вакыт үзләренә нәрсә кирәклекләрен төгәл генә белмиләр. Эшнең барышын аңлагач кына эшкә тотыналар. Эшне тиешенчә эшләү өчен бөтен көчләрен куялар.
Дүшәмбе көнне туучыларга киңәшләр:
- карарлар кабул итәргә өйрәнегез.
- үзегезнең нәрсәгә сәләтле икәнегезне аңлагыз.
- юк-бар шикләрне куарга өйрәнегез.
- интуицияне эшләтегез.
Сишәмбе көнне туган кеше эш сөючән һәм тырыш була. Нәрсәгә тотынсалар да ахырга кадәр башкарып чыгарга тырышалар. Яхшы итеп башкару өчен кулларыннан килгәнне эшлиләр. Бу көнне туганнар көчле, чыдам, максатчан. Үз дигәннәренә ирешүчән. Дүшәмбе туганнар теоретик булса, сишәмбе туганнар – практиклар. Сишәмбе туганнарга киңәшләр:
- дөнья куып яшәргә дә онытмагыз.
- юк-барга борчылмагыз.
- тирә-юньгә игътибар итәргә онытмагыз.
Чәршәмбе көнне туган кешеләр гадәттә укытучы, администратор, язучы, журналистлар белән аралаша торган һөнәрләрне сайлый икән. Болар – кадрлар белән эшли белә торган кешеләр. Шуңа күрә үзләрен бизнеста да яхшы гына күрсәтәләр. Төп кимчелекләре – кайвакыт артык беркатлы булулары. Чәршәмбе туганнарга киңәшләр:
- шикләрне бетерергә өйрәнегез.
- сезгә үрнәк булырлык кешеләр белән танышыгыз.
- зур максатлар куерга өйрәнегез.
Пәнҗешәмбе көнне профессиональ җитәкчеләр, педагоглар туа икән! Аларның амбицияләре зурдан, социаль мохиттә үзләрен яхшы хис итәләр. Буйсынырга яратмыйлар, алар үзләре идарә итәргә күнеккән. Нәтиҗә булсын дип эшлиләр, әгәр көтелгән нәтиҗә булмаса, авырый башлыйлар, күңелләре төшә. Зур максатлар белән яшиләр.
Пәнҗешәмбе туганнарга киңәшләр:
- юк-барга күңелегезне төшермәгез.
- үз-үзегезне кулда тотарга өйрәнегез.
- бар әйбердә сез теләгәнчә генә бармавын истә тотыгыз.
Җомга көнне туганнар «Минем йортым – минем ныгытмам» дигән принцип буенча яшиләр, күбесенчә үз эчләренә бикләнгән булалар. Башкалар аларның бу гадәтен тәкәбберлек дип тә уйларга мөмкин. Җомга көнне туганнар барысын да белеп торырга, контрольдә тотарга ярата.
Ләкин үз эмоцияләрен генә контрольдә тота алмыйлар. Алар бик эмоциональ. Шуңа еш үпкәлиләр.
Җомга туучыларга киңәшләр:
- эмоцияләрегезне кулда тотырга өйрәнегез.
- һәр нәрсәне күңелегезгә якын алмагыз.
- күбрәк дусларыгыз белән аралашыгыз.
Шимбә көнне туучылар – фикер ияләре, фәлсәфәчеләр. Тыныч тормыш рәвеше алып баручылар.
Алар ышанычлы, бик күп кешегә юл күрсәтергә, үз-үзләрен табарга булышырга мөмкиннәр. Бар әйбергә салкын акыл белән карыйлар.
Шимбә туучыларга киңәшләр:
- күбрәк дусларыгыз белән аралашыгыз.
- зур максатлар белән яшәгез.
- уйланылмаган адымнар ясарга курыкмагыз.
Якшәмбе көнне нәрсә теләгәннәрен ачык белә торган кешеләр туа. Гадәттә, алар берьюлы берничә эшне башлыйлар, тик бик сирәк очракта гына барысын да ахырга кадәр җиткерәләр.
Әгәр ул эш кирәкми дип санасалар, ярты юлда ташлап та калдыралар. Юк-барга күп игътибар бирәләр.
Якшәмбе туучыларга киңәшләр:
- үзегезнең нәрсәгә сәләтле икәнегезне аңлагыз.
- эшегезне ахырга кадәр җиткерергә өйрәнегез.
- адымнарыгызны ахыргача уйлагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз