Логотип Идель
Эксклюзив

"ТУГАН ТЕЛЛӘР ПОЕЗДЫ"НДА ТӨРЛЕ МИЛЛӘТ ҖЫРЛАРЫ ЯҢГЫРАДЫ

7 октябрь көнне Казан метросында туган телләр поездын рәсми тәкъдим итү булды

7 октябрь көнне Казан метросында "Туган телләр поезды"н Халыкара ассамблеягә рәсми тәкъдим итү булды. Бу Казан башкарма комитеты проекты, ул Татарстанның Туган телләре һәм халык бердәмлеге елына багышланган. Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова журналистлар һәм блогерларга төрле телләрдәге вагоннарны күрсәтте.

Поездның барлык вагоннары да Татарстан халкы телләрендә язулар белән бизәлгән. Барлыгы 20 тел кулланылган. Тышкы яктан аңа милли этник символика төшерелгән. Алты вагоннан торган поездда Татарстан халыкларының төрле телләрендә сөйләшү фразалары һәм популяр әйтелмәләре урын алган.

Республиканың милли берләшмә рәисләре - башкорт, чуаш, мари, удмурт милләте вәкилләре Татарстан халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе белән бергә «Имәнле» метро станциясеннән «Авиатөзелеш» станциясенә кадәр барды. Милли киемнәрдән киенеп, алар үзләренең милли уен коралларында уйнады, җыр-биюләр белән пассажирларның күңелен күрде.

Айнур Нәбияров

https://www.youtube.com/watch?v=3pGzdGvHEpY&t=161s

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X