Логотип Идель
Эксклюзив

«Тукай әле дә безнең арада...»

2 декабрь көнне Г. Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайның “Күңелле сәхифәләр” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

2 декабрь көнне Г. Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайның “Күңелле сәхифәләр” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Әлеге китапның тарихы 1910 елда ук башлана. Балалар рухлы, рәсемнәр белән бизәлгән шигырь җыентыгы  беренче мәртәбә  Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителгән. Ә 2022 елда Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан китап нәшрияте хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә гарәп-татарча рәсемле басмасы "туган”, - дип җиткерде китапның төзүчесе, Г.Тукай музееның мөдире Гүзәл Төхватова. 

Ул китаптагы иллюстрацияләр хакында сөйләп үтте. Басмадагы «Безнең гаилә» шигыренә ясалган рәсем турында  мөгаллим, дәреслекләр авторы, полиграфия эшлеклесе Хәбибрахман Зәбири истәлегеннән өзекне укып та китте: «Кара инде, шул да булдымы песи, рәсемнең иң мөһим ноктасы безнең песи икәнлеген аңлата алмадык шул. Йә инде, татарлар чәй эчәргә ярата дигәч тә, ун чиләкле самавыр ясап куймыйлар бит. Моның самавыры нәкъ бабай кадәрле», – дип көлеп куя Габдулла Тукай.

«Шушы яңа да, элеккеге дә һәм безне уйландырырлык та китап укучыларыбыз кулына килеп керәчәк», - дип ассызыклап үтте Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова 

Бу китапта «бөтен әсәр үрнәкләре дә: кыска үлчәмдәге шигырьләр, мөнәҗәт, бәет, хәтта чәчмә әсәр дә бар. Һәр әдиптә шушы  китап булырга тиеш дип, уйлыйм, чөнки монда шагыйрь барлык шигырь стильләрен, жанрларын да кертә. Тукай әле дә безнең арада яза, хезмәт итә», - диде язучы Галимҗан Гыйльманов.

КФУ әдәбият кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин сүзләре буенча, музейлар элекке рухи байлыкларны җыеп кына калмый, «бәлки аларны туплап, халыкка җиткерүдә зур эшләр башкара ала икән. Габдулла Тукай музее — моның бик матур мисалы». 

Әдипнең иҗатын башка халыкларга да әһәмиятле булуын Сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова искәртеп үтте.

Әлеге китаның яратып укылачагына бер дә шик юк. Балалар тарафыннан Габдулла Тукай шигырьләре яңгыравы әле күп гасырлар дәвам ителәчәк дигән уй күңелләрдән югалмасын. 
                       

Гүзәл Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев