Логотип Идель
Эксклюзив

Тукай мирасын барлау дәвам итә

Татарстан китап нәшриятында “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре” басмасы дөнья күрде.Китап шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы.

Татарстан китап нәшриятында “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре” басмасы дөнья күрде. Китап шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы.

Г.Тукайның әдәби музеенда әлеге проектның ничек тормышка ашырылуы һәм аның тарихи кыйммәте хакында бәян иттеләр. Басмада, шагыйрь үзе билгеләп узганча, “халкына калдырырга теләгән әсәрләре” генә тупланган.

“Җыентыкның тарихи 1912 елның көзендә башлана. Клячкин хастаханәсендә ятканда да, Г.Тукай эшен дәвам итә. Вафатына кырык көн кала, аның янына хастаханәгә барган нәшир Шәһер Шәрәф шагыйрьнең “Мәгариф” көтепханәсе тарафыннан  булган сорау буенча, үзенең язган барлык шигырьләрен бер тәртипкә төзәтеп, “Мәҗмугаи асар”не бастырырга әзерләнгән вакыты”на туры килә. Шулвакыт бәгъзе шигырьләрен бозып, төзәтеп утырган Тукай үзенең иҗатын “Яшьлек берлә әллә нәрсәләр язылган, кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми” дип бәяли. Китапның кереш сүзендә әнә шундый юллар бар.

Проектның идея авторы, төзүчесе, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукайның әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова. “Бүгенге көндә басмага әзерләнгән “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре”, беренче тапкыр тулы килеш гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп, үзгәрешсез тәкъдим ителә, ди ул. 

Китапны әзерләү барышында иллюстрацияләр, кулъязмаларның факсимилелары үзгәрешсез бирелә; үлчәме саклана; китаптагы юлларны, абзацларны, бүлекләрне аеручы билгеләргә игътибар ителә, төп нөсхәдәгечә күрсәтергә омтылыш ясала.

Һәр өйдә бер нөсхә булырга тиеш китапның тиражы 2000. Филология фәннәре докторы, күренекле әдәбиятчы Дания Заһидуллина да әле фикергә басым ясады. Бу китапның татар әдәбияты һәм мәдәнияты белән кызыксынган һәр гаилә киштәсендә торырга тиешлеген әйтте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев