Тукай турында демократик рухта фикерләшү
«Тукай һәм сәнгать» дигәндә, күптән барысы да ачыкланган кебек. Ә чынында мәсьәлә алай бик гади генә түгел икән... Шагыйрьнең әдәби музеенда үткән ачык дискуссия шуны күрсәтте.
«Тукай һәм сәнгать» дигәндә, күптән барысы да ачыкланган кебек. Ә чынында мәсьәлә алай бик гади генә түгел икән... Шагыйрьнең әдәби музеенда үткән ачык дискуссия шуны күрсәтте.
Ачык дискуссиягә бик мәшһүр, олпат шәхесләр белән беррәттән яшь иҗатчылар, Тукайны заманча күреп, үзләренчә кабул иткән буын вәкилләре дә катнашты. Оештыручылар фикер алышу өчен тәкъдим иткән темалар гаять колачлы булуы, ә дискуссия демократик рухта узуы белән истә калды. Модераторлар Рауза Солтанова (Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире) һәм Марсель Ибраһимов (шушы ук институтның текстология бүлеге мөдире) фикер әйтергә теләгәннәргә рәхәтләнеп сүз бирде. Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова, әдипләр Ренат Харис, Фәүзия Бәйрәмова, Фоат Галимуллин, сәнгать белгечләре Ольга Улемнова, Людмила Шкляева, Айгөл Софийская һ.б. фикерләре белән уртаклашты.
Б. Газизуллин фотосы
Ф. Бәйрәмова сәнгатьтә шүрәле образына игътибар кирәгеннән артык зур булуына, аны хәтта ниндидер уңай милли персонаж итеп күрсәтергә маташуларга карата ризасызлыгын белдерде. “Тукай язган әсәрләр арасыннан иң беренче “Шүрәле”не искә төшерәләр. Шүрәле ул – койрыклы җен генә югыйсә. Ислам дине ягыннан карасак – пәри-шайтан заты – һич тә болай зурлауга лаек түгел. Ә бездә шүрәлегә һәйкәл куюга ук барып җиттеләр. Шагыйрь үзе дә аны “урман сарыгы” дип атаган. Кайберәүләр инде Тукайны беренче нәүбәттә “Шүрәле” авторы дип кенә белә. Ә Тукай бит ул – татарның милли шагыйре, олуг шагыйрь!”
Рауза Солтанова, әлеге фикер белән килешеп:
“Чыннан да бу бик зур проблема. Заманында аны танылгын режиссер Марсель Сәлимҗанов та билгеләгән иде.Тукай әсәрләрен мәктәп сәхнәсендә үк уйный башлыйлар. Ни күрәбез без сәхнәләрдә? Һаман шул ук “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык”. Габдулла Тукай иҗатын шушы персонажлар аша гына күрсәтү һич тә дөрес түгел”, - диде.
Спикерлар сәнгатьтә Тукай һәм аның иҗаты чагылышын төрле яклап ачарга тырышты. Сәнгать белеме кандидатлары Ольга Улемнова һәм Людмила Шкляева тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгатьтә Тукай темасы турында кызыклы мәгълүмат бирде. Алар фикеренчә, Тукай сурәтләре һәм аның әсәрләрендәге персонажлар нәкышьтә дә, графикада да, скульптурада һ.б. жанрларда да еш гәүдәләнә. Йөз елдан артык вакыт эчендә Тукай байтак рәссамнарны илһамландырган. Алай гына да түгел, галимәләр татарның әлеге төр сәнгать үсешен нәкъ менә Тукай исеме белән бәйләп карый. Авангард рәссамнар да Тукай темасын еш үз итә, дип саный алар. Л. Шкляеваның бер фикере күңелдә аеруча теләктәшлек тапты: “Кайвакытта рәссамнарның иҗат җимеше һәм Тукай язганнар арасында бернинди уртаклык юк”. Авангардчыларга бигрәк тә кагыла инде бу. Ләкин, галимә фикеренчә, рәссамнар Тукайны үзләренчә кабул итәргә хаклы. Ә без, ягъни тамашачылар, үзебез сайлап алырга тиешбез. Кызык позиция: сәнгатькәрләр ни генә иҗат итсә дә, хакыйкатькә якынрак әсәрләрне сайлауда барыбер тамашачы үзе җаваплы булып кала түгелме соң?
Сәнгать белеме кандидаты Айгөл Софийская чыгышы Тукай һәм музыка мәсьәләсенә багышланган иде. Әле хәзерге заманда да олуг шагыйребез музыкада еш гәүдәләнә. Яшьләр иҗаты бигрәк тә сөендерә. Яшь композитор
Ильяс Камалов – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижёры. Ачык дискуссиядә аның Тукай белән илһамланып язган музыкасы да яңгырады. Ильяс әфәнде үзе әйтүенчә, ул Тукай иҗаты белән балачактан ук татар телендә таныша башлаган. Тукай аны музыкаль әсәрләр иҗат итәргә рухландырып кына калмаган, татар дөньясына да алып кергән.
«Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дип аталган дискуссия «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үтте. Аны ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Габдулла Тукай әдәби музее оештырды.
Дискуссия җанлы һәм дустанә шартларда, республиканың ике дәүләт телендә бер тында узды. Хәтта чарага кунак булып килгән бер мәшһүр ханымның, конструктив фикер әйтәсе, һичьюгы әдәп һәм бүтәннәргә карата хөрмәт саклыйсы урында, ишек шапылдатып чыгып китүе – шул гамәле белән игътибарны Тукайдан үз шәхесенә күчерергә тырышуы да боза алмады.
Әдәби музейда бу юлы сүз сәнгать тирәсендә барды. Билгеле, олуг шагыйребез турында телчеләр дә, тарихчылар да, тәрҗемәчеләр дә, фольклорчылар да, педагоглар да, дин әһелләре һ.б. дә җыелып сөйләшә алыр иде. Чөнки Габдулла Тукай иҗаты татар яшәешенең барлык өлкәләрен диярлек колачлый...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев