Логотип Идель
Эксклюзив

ТУКАЙНЫҢ КАЗАН АРТЫ - ҖАЕК ЧОРЫ ТУРЫНДА

Тукайның: “Сабыр кирәк, килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле,” – дигән җөмләсе еш искә алына. Бөек шагыйрьнең үзенә карата да бу сүзләр чынга аша...

Тукайның:" Сабыр кирәк, килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле" - дигән җөмләсе еш искә алына. Бөек шагыйрьнең үзенә карата да бу сүзләр чынга аша...

Тукай фәне ел саен диярлек яңа хезмәтләр белән тулылана тора. Шагыйрь биографиясе һәм иҗат юлы, кайбер фактлар әлегәчә билгесез булып калса да, барыбер тулылана, ачыклана бара. Татар фәнендә Тукайны махсус өйрәнгән рәсми оешма вазыйфасын сиксән елдан бирле Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үтәп килә. Моногафияләр генә түгел (гәрчә алары да Тукай фәненең төрле өлкәләрен колачлый) шагыйрьнең күпсанлы җыентыклары, томнары, хәтта энциклопедиясе белән беррәттән, заман таләбенә туры китереп, хроникасы-елъязмасы да эшләнә башлады. Тукай фәнендәге иң яңа казанышларның берсе – татарча-русча нәшер ителгән “Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907) = Материалы к хронике жизни и творчества Габдуллы Тукая. (1886-1907)” китабы. Әлеге проектның беренче китабын 2018 елда Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ галимнәре тормышка ашырды. 

Шагыйрь биографиясе яхшы билгеле булса да, хроника – биография һәм иҗат юлы гына түгел ул. Татар әдәбият белемендә хроника әле яңарак жанр. Хроника жанрын якынча “елъязма” дип тәрҗемә итәргә мөмкин булыр иде. Аның үзенчәлеге: архив материаллары, XX йөз башы вакытлы матбугатында булган мәгълүматлар, хатлар, шагыйрьнең үзе исән чакта басылып чыккан язмалары, истәлекләр һ.б. таянып, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы хронологиясенә күзәтү ясала. Яңа китапның керешендә: “Елъязма һәм хроника жанрларының мөһим сыйфаты – мөмкин кадәр шәрехләүләрдән баш тарту. Биредә вакыйгаларга бәяләмә бирелми, әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына билгеле бер караш тагылмый”, дигән аңлатма бар. Китапта Тукайга кагылган хроника материаллары, төгәл яки якынча билгеләнгән датага бәйләнеп, хронологик рәвештә тезелгән. 

Китапның төзүче һәм мөхәррирләре ассызыклавынча, алар Тукай тормышын һәм иҗатын төрле яссылыкларда (пространстволарда) күрсәтергә тырышкан: Казан арты, Уральск, Казан һәм шагыйрь сәяхәт кылган урыннар (Уфа, Түбән Новгород, Әстерхан, Петербург). Проектның беренче китабы Тукайның Уральскидагы тормышы һәм иҗатына багышлана (1894 ел ахырыннан алып 1907 елның көзенә кадәр). 

Җаекта (Уральскида) “Тукай иҗатта тәүге адымнарын ясый, - дип укыйбыз китапта, - һәм өч ел дәвамында күпсанлы шигырьләр, публицистик мәкаләләр, фельетоннар нәшер итә. Уральскига бәйле материаллар китапның икенче бүлеген били, беренчесе исә – шагыйрьнең Казан артында (Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында) үткән балачак чорына багышланган. Уральскида яшәгән дәвер белән чагыштырганда, шагыйрьнең Казан арты тормышына бәйле материаллар күбесенчә истәлекләрдән гыйбарәт”. Нигез булып шагыйрьнең «Исемдә калганнар» бәяны, истәлекләре, хезмәт итә. Шулай ук аның замандашлары, туганнары, танышлары хатирәләре бар. Соңгылары археографик экспедицияләр вакытында төрле кешеләрдән язып алынган, диелә китапта. 

Китапның икенче бүлегендә шагыйрьнең Уральскида язылган әсәрләре турында мәгълүмат, шул вакытта биредә яшәгән һәм Тукайны белгән, аның белән аралашкан замандашлары истәлекләре, XX гасыр башында Уральскида нәшер ителгән газета һәм журналлардагы язмалар, шәһәр һәм төбәк тарихына караган төрле мәгълүматлар кертелгән. 

Тукай турындагы бай мәгълүматлы, кызыклы чыганакны милләтебез өчен З. Рәмиев, М. Ибраһимов, Г. Ханнанова, Ә. Алиева, Н. Насыйбуллина, Р. Харрасова, А. Әхмәтовадан торган галимнәр коллективы әзерләгән. Мөхәррирләре – Зөфәр Зәйни улы Рәмиев (татар телендә), Марсель Илдар улы Ибраһимов (рус телендә). Кушымтада Тукайның Җаек чорында иҗат ителгән әсәрләре исемлеге (1904–1907) белән таныша алабыз. 

“Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар ” китабы – фәнни басма, шулай да ул киң катлам укучы өчен дә актуаль һәм кызыклы. Беренче нәүбәттә, объективлыкка һәм хакыйкатькә тугры калу омтылышы өчен. Тукайны бизәкләп бирергә тырышмаганнар. Мисал итеп китаптан бер өзек тәкъдим итсәм, урынлы булыр кебек.

“1907 елның гыйнвар башында «Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән чыгып, «Казан» кунакханәсендә яши башлагач, Габдулла Тукай аеруча күп яза. Ләкин, аңа карамастан, бер ай үтүгә, көтмәгәндә, Тукай эштән чыгарыла. К. Мотыйгый үзенең бу гамәлен Тукайның «шул елларда модада булган, эшчеләрне забастуфкага котыртучылар мәзһәбенә (юлына) дә кереп китеп, матбагада булган барча эшчеләрне жалунйә арттыруны сорап, эш ташларга котырту»ы белән аңлата. Галим Ибраһим Нуруллин, К. Мотыйгыйның 1930 елларда язылган бер истәлегенә нигезләнеп, Тукайның эштән куылу сәбәбенә нисбәтле икенче юраманы да тәкъдим итә. Галим язганча, Тукай эш ташлау хәрәкәтенә чакыруы өчен чыгарылмый: эштән чыгарылуының сәбәбе – Тукайның эшкә йөрмәве”. Дөрестән дә, бөекләр безнең матурайтуга мохтаҗ түгел. Шул ук вакытта бөек затларын белгән, өйрәнгән милләт үзе дә бөек була...

Үзем өчен яңарак кына “ачкан” бу китапны электрон вариантта бернинди чикләүсез һәм бушка йөкләп уку мөмкинлеге шатландырды. Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907) = Материалы к хронике жизни и творчества Габдуллы Тукая. (1886-1907) - ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ ресурсына кереп карагыз.

Рәхәтләнеп укырга насыйп булсын. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев