Туры сүзле Илялов
Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
Батырлыкка кайда да урын бар
Дөрес, совет пропагандасы аларны ничек тә «тигезләргә», хәтта Гази Заһитов, Даян Мурзин кебекләрнең батырлыкларын киметеп күрсәтергә тырышкан... Рәмзи Илялов турында сөйләгәндә, аның гаярьлеге сугыш бетү белән төкәнмәгәнлеген истә тотарга тиешбез. Ул тынычта да кыю, тәвәккәл һәм принципиаль булып кала алган. Аның мисалында батырлыкка яу кырында гына түгел – көндәлек тормышта урын барлыгын күрәбез. Бусы әле катлаулырактыр да...
Рәмзи Ибраһим улы Илялов 1923 елда Башкортстанның хәзерге Яңавыл районы Темәс авылында туа. Зыялы нәсел тамырлары Троицкига барып тоташа. Шәҗәрәләреннән күренгәнчә, фамилия Рәмзинең бабасының бабасы Һилалдан башлана. Әтисе Ибраһим – финанс хезмәткәре, әнисе укытучы була. Яңавыл урта мәктәбен тәмамлагач, Рәмзи Бөре педагогика институтының математика факультетына укырга керә. Әмма нибары бер-ике ай узгач, студентларга укуның түләүлегә әверелүен игълан итәләр.
Авиамәктәп
1940 ел декабрендә ул Ташкент укчы-бомбардирлар авиамәктәбенә укырга китә. Студентлар, күбрәк һавага күтәреләсе, хәрби машинаны өйрәнәсе урынга, плацта марш атлаудан зарланыша. Үзара илнең сугышка әзерлеге начар булуын да, Сталинның, алар фикеренчә, хаталы сәясәтен дә элеп алып селкеп салалар. Бәхеткә, араларында әләкче булмый, барысы да исән-имин укып чыга. Каһарманыбызның, бернигә карамастан, үз фикерен әйтергә курыкмау гадәтенә нигез шунда салынгандыр, бәлки?
...Уку йорты җитәкчелеген фронтка җибәрүләрен сораган гаризалары белән тинтерәтеп бетергәч, ниһаять, егет 1942 елның 22 апрелендә сугышка китүгә ирешә. Авиазвено составында штурман була. Смоленск өлкәсенең Козельск тирәсендә Р-5 бер моторлы очкычында дошман объектларына фугас бомбалар ташлыйлар. Авиациядә Рәмзи Илялов ай ярым хезмәт итәргә өлгерә, шул арада 18 хәрби очыш ясый.
Батыр күктән җиргә иңә…
Бер төндә Котовичи станциясендә дошманның танклар төягән эшелонын бомбага тоткач, очкыч бәреп төшерелә. Дөрес, алар экипажына артык зыян килми: фашист ярчыгы ягулык багын тишә дә бензин агып бетә, әле шул хәлдә утыз чакырымны китеп өлгерәләр. Фронт сызыгына илле чакрым калган була – парашют белән сикерәләр. Җиргә кадалган самолетны ут төртеп яндырырга туры килә. Үзебезнекеләргә таба төннәрен генә шуышу мөмкин була. Шулай итеп, егетләрнең төнге «сәяхәте» дүрт-биш көнгә сузыла. СМЕРШ аларны моның өчен дә, очкычны яндырганнары өчен дә «иләктән» үткәрә. Алай-болай гаеп итәрлек эшләре табылмый, тик санчастьта тикшергәннән соң Рәмзинең күзенә һәм колагына зарар килүе ачыклана. «Вакытлыча гына» дип, 19 яшьлек егетне пехотага, мотоукчылар бригадасына күчерәләр. Штурман Рәмзи үзе өчен генә түгел, бик күп очучыларның нәкъ кирәк чагында профессия үзгәртергә мәҗбүр булуына ачына. Кемнәрнедер – саулыгына сылтап, ә фактта – самолетлар җитешмәгәнгә авиациядән озатуларына, сугышның безнең командование ягыннан дөрес оештырылмавына шул чакта ук игътибар итә татар егете.
Аларның мотоукчылар взводына Широковка авылын дошманнан азат итәргә боералар. Авыл урынында инде мич морҗалары гына тырпаеп калган, әмма дошман безнең сугышчыларга тын да алырга бирми. Шушы бәрелештә 1942 елның 7 июлендә Рәмзи каты яралана. Егерме кешедән нибары өч кеше исән кала. Алар мәетләр арасыннан бер-берсен эзләп таба, яраларын бәйләштерә, бер-ике йотым су йота да өчесе дә хәлсезләнеп аңнарын югалталар. Ике тәүлек шулай яткач, солдатларны очраклы гына үзебезнекеләр абайлый. Рәмзи Иляловның әти-әнисенә «улыгыз үлде» дигән хәбәр җибәрелгән була инде. Берничә атна узуга аларга улларыннан да хат килеп төшә. «Әти-әни, уң кулым яраланды, шуңа күрә сул кулым белән язам. Саулыгым яхшы», – ди ул, аны-моны сиздерми. «Яхшы» саулыкны дүрт ай буена Ачинск госпиталендә, тагын ике ай Хакасиядә шифаханәдә дәваларга туры килә... Аннан әле Рәмзи тагын ярты ел буена әти-әнисе нигезенә кайтып сихәтләнә, шул арада мәктәптә балаларга хәрби әзерлек дәресләрен укыта.
Коллега үче
Яңадан сугышка китә. Бу юлы аны НКВД гаскәренә Көнбатыш Украинага җибәрәләр. «Бандерачылар пулясыннан Аллаһ саклады, – дип яза Рәмзи Ибраһим улы бер истәлегендә, – тик элеккеге бомбардирны «Юнкерс-88»дәге немец коллегасы 1944 елда барыбер эләктерде». (Рәмзи Иляловның архивтагы язмалары арасында кешеләр турында кимсетүле сүзләр кулланып, яманлап язганнарын очратып булмас. Хәтта «фашист» сүзе урынына да «дошман», ди. – Авт.) Ровно шәһәрендә була бу хәл. Егет белән янәшәдәрәк фугас бомбасы шартлый. Рәмзи шунда күмелеп кала. Иптәшләре аны казып алганда инде исәндер дип өметләнмиләр дә. Могҗиза: сугышчыда әле җан әсәре була, дөрес, көчле контузия аркасында инвалидлык бирәләр.
ТР дәүләт архивында Рәмзинең бертуган сеңлесе Алсуга шул чорда язган хатлары саклана. Ул Польша, Бессарабия җирләрен, халыкның тормыш-көнкүрешен күрүен әйтә. Сугыш аның өчен 1946 елда Ровнода тәмамлана. Демобилизацияләнгәч, Уфада НКВД бүлегендә участок милиционеры булып эшли. Соңрак милиция хезмәтендәге эшчәнлеге «Наган остается в кобуре» (1979), «Детектив вторгается...» әдәби-документаль бәяннарында чагылачак әле аның. 1947 елда Рәмзи. Илялов экстерн тәртибендә Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамлый, укытучы, эшче яшьләр мәктәбе директоры булып эшли.
...Үз илеңдә олтан бул
1949 алда, СССР Тышкы эшләр министрлыгы Югары дипломатия мәктәбенең Көнбатыш илләре факультетын тәмамлагач, Рәмзи Иляловны Англиягә эшкә җибәрмәкче булалар. Әлеге тәкъдимнән татар егете баш тарта. Ул Мәскәүдә кала. Беренче хатыны Фәүзия белән Рөстәм исемле малайлары була (хәзерге вакытта алар Казанда яши. – Авт.) 1949-1968 елларда башкалада яши һәм «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» һ.б. газеталарда хәбәрче булып эшли. Очерк, хикәя, тәнкыйди һ.б. мәкаләләрен бастыра, журналист буларак таныла. Казанга кайта, икенче хатыны Наиләне очрата.
...Аның кайбер туган-тумачалары, танышлары чит илгә китмәвен аңламый. Шундый мәртәбәле уку йортын тәмамлап, чит илгә юллама алган татарлар тарихта бик күп булмагандыр?! Бу хакта без Рәмзи Ибраһим улының икетуган сеңлесе, сәнгать белгече Ильтани Иляловадан сорадык. 1950 елларда очраткач, ул да аңа шушы ук сорауны биргән икән. Әллә сүзне уенга борып, әллә җитди итеп: «Мине бит анда беркем дә көтеп тормый», – дип җаваплаган фронтовик.
Наилә ханым белән аралашканда да Рәмзи Ибраһим улының чит илгә эшләргә бармавы сәбәбе белән кызыксындык. Наилә ханымга ул моны болай аңлаткан булган: «Көнбатышка киткән кешеләр кайтмый, анда калу ягын карый, шуңа китмәдем». Рәмзи Илялов, «андагы» белән «мондагы» тормышның аермасын сугыш чагында ук күргән кеше буларак, кайтмау ихтималын да фаразлагандыр, мөгаен. Ләкин аның монда, Яңавылда, олыгаеп баручы әти-әнисе, хезмәттә һәм фронтта яуланган керсез абруе, кирәксә – татарча, кирәксә – русча яза торган үткен каләме бар. Чит илгә китеп төпләнә калса, әти-әнисе янына кире кайтулар мөмкин булырмы? «Сатлыкҗан» ярлыгы ябышудан беркем хали түгел – тармаклы-тармаклы нәселенә кыенлык китермәсме ул? Коммунист, өстәвенә, кайчандыр СМЕРШ тикшерүен узган, үзе дә НКВД хезмәтендә булган кеше моны уйламыймы соң инде...
Турысын әйткән... эшсез кала
Шул ук вакытта фронтовик совет иле чынбарлыгын, килбәтсез якларын күреп, татып яшәгән, алар турында дәшми кала алмаган. Архивтагы язмаларын актарганда, Рәмзи аганың бөтен нәрсәдә «эше бар»лыгын, һичбер гаделсезлеккә битараф калмавын аермачык күрәсең. Кырым татарлары белән Идел буе немецларының нахакка депортацияләнүен, аларны кире ватаннарына кайтарырга кирәклеген дә ассызыклаган ул, ил халкының хәерчелектә яшәвен дә, сайлаулар гадел узмавын, һ.б., һ.б. «ачып салган». 1981 елда Брежневка милли мәсьәлә турында ризасызлык белдереп язган хаты саклана. (Безнең суверенитет мәсьәләсендә мәкаләләре әле соңрак, туксанынчы елларда басылган. – Авт.) Һәрнәрсә борчыган аны!
Рәмзи Илялов 1968 елның августында совет гаскәрләренең Чехословакияне оккупацияләвенә кискен каршы чыга, шуның өчен партиядән куыла. Ул үзен коммунист буларак партия карарын тәнкыйтьләргә хокуклы санап, апелляциягә бирә. 1969 елның 14 гыйнварында коммунистлар партиясенең Казан комитеты Иляловка карата чыгарылган карарны үз көчендә калдыра. Февраль аенда журналист шәһәр комитетына ачык хат юллый. Әлеге хатка автор «Бөек держава шовинизмы – менә ничек атала бу» дигән исем куя. Эчтәлеген әйтеп торасы да юк, ул заманда шушы башисем өчен генә дә кешене ГУЛАГта черетергә яки җүләрләр йортында «дәваларга» күп сорап тормаслар иде. Бары тик Бөек Ватан сугышы инвалиды булуы гына үзен шушы золымнардан саклап калды, дип саный фронтовик истәлекләрендә.
Билгеле инде, дөреслекне ярып салган каләм иясе журналистикадан читләштерелә. Гомумән, ул еллар буе эшкә урнаша алмыйча интегә.
Әмма Иляловлар барыбер бирешми. Җитмешенче елларда Рәмзи Ибраһим улы махсус курсларда укып, «Зоркий» теплоходын йөртүче, аннары шофер булып эшли. Аны 1989 елда гына, горкомның махсус карары нигезендә, партиядә яңадан торгызалар. 1997 елда, Чехия һәм Словакия аерым дәүләтләр булып оешкач, Словакия президенты Михал Ковач Рәмзи Иляловка аның гражданлык позициясе өчен рәхмәтен белдерә.
Вафатына кадәр Рәмзи Илялов әдәби һәм әдәби-документаль әсәрләр яза. 1977-1991 елларда очучылар, милиция хезмәткәрләре, атлар турында һ.б. биш китап бастыра. Аның бокс буенча Русиянең беренче чемпионы – Кара малай кушаматлы татар көрәшчесе Нур Алимов турындагы «Батыр уходит в легенду» бәяны Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте (1986) бәйгесендә I дәрәҗә дипломга лаек була, ә «Детектив вторгается» китабы (Татарстанда русча проза) «Ел китабы – 91» бәйгесендә иң күп укылган китаплар исемлегенә кертелә. Язучы, татар әдәби телен әйбәт белсә дә, рус телендә иҗат итә. 2000 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Моның өчен фронтовик-язучылар иҗатына хәерхаһлы Шаһинур Мостафин исемен Наилә ханым аерым рәхмәт хисләре белән искә ала.
Рәмзи Илялов III дәрәҗә Дан һәм I дәрәҗә Ватан Сугышы орденнары белән бүләкләнә. Фронтовик соңгы ун ел гомерен инвалид арбасында үткәрә. 2009 елда Казанда 86 яшендә вафат була.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев