-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән
Яңа Мәскәүдә 23 гыйнварга каршы төндә туй вакытында ике ир-атны атып үтергәннәр. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
«Җинаятьче машина тәрәзәсеннән аткан, аннары билгесез юнәлештә китеп барган», диелә әлегә расланмаган мәгълүматта.
Атудан имгәнгән ике ир-ат җитди яраланган һәм һәлак булган. Алар абыйлы-энеле туганнар. Берсе кияү егете, диелә «Вести» каналы хәбәрендә.
Әлеге фаҗига көнкүреш низагы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал. Җинаятьчене тоту өчен «перехват» игълан ителгән, җинаять эше ачылган.
РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, мәрхүмнәр Молдавиядә туган кешеләр. Кияү — 36 яшьлек Филипп, аның энесе 34 яшьлек Радик булган. Ир-атлар икесе дә Россия гражданнары.
Туй бик купшы була, кунаклар күп җыела. Кияү егете кунакларның берсе белән бәхәсләшә. Ул кәләш ягыннан килгән ир-ат булуы ихтимал. Үпкәләгән кунак туйны ташлап китә. Аннары кара машинага утырып кире килә һәм атыш оештыра. Ул алты-җиде тапкыр ата, диелә бу хәбәрдә.
Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды, дип яза Интертат
Фото: https://pixabay.com/ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз