Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1900
      0
      6

    ТЫНЛЫКНЫ БОЗГАН ӨЧЕН 50 МЕҢ ШТРАФ?

    Күпфатирлы йорттагы тынлыкны бозган өчен, 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Дәүләт Думасының Иминлек һәм Коррупциягә каршы комитет әгъзасы Анатолий Выборный «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шул хакта сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

    Билгеле булганча, көзге сессиядә парламентның түбәнге палатасы Торак кодексын тулыландыра торган закон проектын караячак. Аның буенча күп фатирлы йортларда торак һәм торак булмаган йорт хуҗалары берничә кагыйдәне, шул исәптән төнге тынлыкны саклауны, үтәргә тиеш була.

    Депутат әйтүенчә, шау-шулы күршеләргә 3-10 мең сум штраф салырга кирәк, шулай ук 50 мең сумга кадәр сумма да тәкъдим ителә.

    «Минемчә, федераль дәрәҗәдә штрафны 3-10 мең сумга кадәр билгеләргә мөмкин. Ләкин кайбер белгечләр фикеренчә, бу чик 50 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хокук саклау органнары хезмәткәрләре конкрет ситуациягә карап эш итә алсын өчен кирәк», — дип аңлатты Выборный.

    Ул төбәкләр үзләренең тынлык вакытын җирле характеристикаларга, шул исәптән төнге вакыт башлануга карап билгеләячәкләрен өстәде. Шулай ук, депутат билгеләп үткәнчә, федерациянең һәр субъектында хокук бозуларны тикшерә торган, тиешле экспертизалар һәм тикшерүләр үткәрә торган бүлекчәләр булуы ихтимал.

    Чыганак: Татар-информ

    Фото: pixabay.com

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу