УЕМ - ТЕЛ ОЧЫНДА: АРАЛАШУ
Аралашып яшәсә генә кеше максатлы, нәтиҗәле, бәхетле гомер кичерер.
Кеше. Җәмгыять. Аралашу
Кеше табигать баласы булса да, үзе генә яши алмый. Ялгызы көн күрә алса, ул кеше дә булмас иде. Ул үзе кебекләр белән җәмгыять тәшкил итеп кенә яши ала.
Җәмгыять тәшкил итәр өчен исә төп шартларның берсе – кешеләрнең үзара аралашуы. Аралашу ул – уй-фикереңне бер-береңә җиткерешеп аңлашу. “Аралашу – кешеләрнең хәбәр алмашуы”, диелә психология дәреслегендә (86, 109). Аралашу ул – нигездә тел белән фикереңне белдерү, хәбәр итү һәм тәэсир итү. Кеше хезмәт күнегүләрен һәм белемне дә аралашу барышында үзләштерә.
Тарихи яктан караганда, аралашуның кеше эволюциясендә әһәмияте ифрат зур. Көтү хәлендә йөргәндә ата-бабаларыбызны бер-берсенә нәрсә бәйләп торган соң? Заманча әйтсәк, коммуникация дигән чылбыр. Хәбәрләшеп аңлашу чылбыры. Урмандамы, куе үләнлектәме, алар телдән әйтешеп, тамактанмы, берәр әйбергә сугып-бәреп яисә ышкыпмы һәм башкача тавыш бирешепме, ишарә, ымнар белән, төрле тамгалар салыпмы, азык табу, дошманнан саклану турында мәгълүмат алышканнар.
Кешенең аралашырга яраклашкан әйтү, ишетү, күрү, тою әгъзалары даими камилләшкән. Алар якын арага гына түгел, ерак араларга да хәбәрләшер өчен яраклашкан. Корал ясау, аны сынау, куллану барышында бер-берсен өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу иҗтыяҗы аралашуның төгәл, шәхси рәвешләреннән гомуми, иҗтимагый төрләрен барлыкка китергән (62, 39).
Язу барлыкка килү – аралашуның үсешендә өр-яңа баскыч. Китап, матбугат, басманың роле әйтеп бетергесез зур. Радио, телевидение – тагын да алга китеш... Кыскасы, иҗтимагый тәррәкыят аралашуның да яңадан-яңа формаларын барлыкка китергән, элеккеләрен камилләштергән. Бу әле дә шулай дәвам итә.
Инде аерым шәхескә килсәк, ул ана карынында үсү барышында ук әле дөньяда, җәмгыятьтә үзе ишеләр белән аралашып көн итәргә әзерләнеп җитешә. Моның өчен аның барлык әгъзалары да һәм башка табигый аппаратлары барлыкка килә.
Дөньяңа исә аңа шул табигый сәләтне гамәли файдалану өчен шартлар тудырырга, мөмкинлекләр ачып торырга кирәк була. Аралашып яшәсә генә кеше максатлы, нәтиҗәле, бәхетле гомер кичерер. Моңа ул гомере буе өйрәнә, төрледән-төрле күнегүләр үтә.
Шулай да аралашуның нигезе балачакта салына. Туа-туышка баланың сулышында, карашында, хәрәкәтләрендә, тавышында ук кызыксыну, белергә омтылу, нидер уртаклашу, ягъни аралашу чаткылары җемелди. Шуларны сүндермәү, дөрләтеп җибәрү иң кирәкле, иң изге эштер. Кешенең киләчәктә аралашучан, актив шәхес булыры шушы чакта тәгаенләнә. Тикшеренүләр менә нәрсә күрсәткән: балачакта әти-әнисе, туганнары белән аралашу мохтаҗлыгына дучар булган бала тормышта йомык, үз балаларына да гамьсез, хәтта мәрхәмәтсез кеше булып җитлегә икән (30, 43).
Ә аралашуга бөтенләй дә җәлеп ителмәгән баланың язмышы аеруча аяныч була. Сөйләшмичә үсүгә тарыган балалар (мәсәлән, туа-туышка ташланып яисә югалтылып, хайваннар белән яшәргә мәҗбүр булган балалар тарихта мәгълүм) гомерлек фаҗигагә, ягъни телсез калуга, акылга зәгыйфь булуга дучар ителәләр. Кешеләр арасына, җәмгыятькә кайткан очракта да алар юньле-башлы аралашып китә алмыйлар, вакытсыз һәлак булалар (12, 7).
Илдар Малик улы Низамов
тел галиме, язучы, журналист
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев