-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
«Урам» экстрим-паркында Extreme child беренче балалар урам мәдәнияте фестивале узачак Барлык теләүчеләр өчен ачык һавада уен зонасы эшләячәк. Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана.
-
Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары 1 гыйнвардан 20 мең сум күләмендә МРОТ урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты!
Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
Казан Кирмәнең Пушечный дворында «UenFest»Татарстан халыкларының традицион уеннары II төбәкара фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган фестиваль финалистлары нәкъ биредә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Жюри һәм күп санлы тамашачылар игътибарына халык уеннары үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Яшүсмерләр һәм балалар төрле милләт киемнәрендә җырлады, биеде, үз төбәкләрендә кайчандыр популяр саналган уеннарын башкарды.
Сер түгел балачак урам уеннары һәркемнең күңелендә сакланып кала торган җылы хатирәләргә бай була. Бигрәктә хәзерге заманда яшь буынны элекеге йолаларга авызландыру мәсьәләсе кискен тора. Проект авторлары белдергәнчә, мондый чаралар безне берләштерә, рухи мирасыбызны барлауда зур өлеш кертә.
«UenFest» финалында җәмгысе 14 коллектив катнашты. Аларның җитәкчеләренә дипломнар һәм “Идел” журналлары таратылды.
«UenFest» Татарстан халыкларының традицион уеннары II төбәкара фестиваленең җиңүче – Кукмараның “Инвожо» фольклор коллективы. Алар Сочига «Сочи Парк» күңел ачу комплексына юллама отты. Кукмаралыларның “Сез мәллә?” уены күпләрнеең күңеленә хуш килде.
Бәйрәм мәйданында һәркем өчен төрле мастер класслар оештырылды, балалар ярышларда да катнашты.
Исегезгә төшереп узабыз, Татарстанда 1917 мәдәният оешмалары эшли, аларда 80 000 балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә. Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Таткультуресурсүзәк» ДБУ коллективы тормышка ашырган «UenFest»Татарстан халыкларының традицион уеннары II төбәкара фестивале төрле милләт вәкилләренең коллективларын бер мәйданга җыйды, киң җәмәгатьчелеккә күрсәтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз