-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Укытучысын пычак белән яралаган
Бүген Ульянда сигезенче сыйныф укучысы дәрес вакытында үзенең укытучысына пычак белән һөҗүм итте. Тикшерү мәгълүматлары буенча, яшүсмер пычакны аш-су бүлмәсеннән алган.
Укучы малайга, кеше үтерергә омтылу факты буенча, җинаять эше кузгатылган инде. Өстәвенә, аның качып китәргә тырышкан. Хәзер вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли. Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов вәзгыятьне шәхси контрольгә алган:
- Хәзер табиблар укытучыга ярдәм күрсәтәләр һәм тизрәк савыгу өчен барысын да эшлиячәкләр. Ульяновск шәһәре Мәгариф министрлыгы һәм администрациясе бу очракны җентекләп тикшерәчәк. Без баланы бу гамәлне кылырга нәрсә мәҗбүр иткәнлеген, хәзер ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңларга тиеш. Вәзгыять минем шәхси контрольдә, - диде ул.
Төбәк Тикшерү комитеты матбугат секретаре Евгений Славцовка да укучының укытучыга һөҗүм итү сәбәпләре ачыклана, диде.
- Бу хәл математика дәресендә булган. Хәзер мәктәптә металл детекторларның ишек төбендә эшләүләре тикшерелә, - дип аңлатты Евгений Славцов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз